Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган

2014 елның 21 июне, шимбә

Бүген иртән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экология, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев куйганнар.

Килешү буенча фәнни-техник, икътисадый һәм хокукый мәгълүмат белән уртаклашу каралган, хуҗалык субъектлары җитештергән продукцияне этәрү һәм бердәм ярминкәләр, аукционнар һәм күргәзмәләр уздыруга ярдәм итә. Документта шулай ук региональ программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә белән төбәкара уртаклашу каралган.

Бүген тагын 2015-2017 елларда әлеге Килешүне гамәлгә ашыру буенча Протокол имзаланган. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Свердловск өлкәсенең рәсми делегациясе әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International