Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен багланышларны саклап калу һәм яңа базарлар табу мөһим. Бүген бу хакта Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәният өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу кысаларында уздырылды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, регионнар бер-берсен тулыландырырга, кайбер юнәлешләр буенча тәҗрибә алмашырга, үзара файдалы багланышлар өчен яңа тармаклар эзләргә тиеш. Бүген хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә, диде Рөстәм Миңнеханов, Свердловск өлкәсе губернаторына мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, Свердловск өлкәсе үзенең бай минераль-чимал базасы белән республиканың мөһим партнерларыннан берсе булып тора. Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында региональ товар әйләнеше 2012 елда 19 млрд. сум тирәсе тәшкил иткән, 2013 елда бу күрсәткеч бераз кимегән, ситуацияне анализлап карарга һәм бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә,Татарстан Свердловск өлкәсенә машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе, шулай ук азык-төлек продуктлары китереп тора.
Татарстан белән Свердловск өлкәсенең үзара потенциалы зур, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, мәгариф өлкәсе дә перспектив булырга мөмкин, чөнки ике регионның да югары уку йортлар базасы, инженер һәм фәнни мәктәпләре бар.
Екатеринбург һәм Казан - 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыручы шәһәрләр, диде Рөстәм Миңнеханов, спорт өлкәсендә дә регионнар шулай ук тәҗрибә алмашырга мөмкин. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты – безнең регионнар өчен әзерлекле спорт һәм транспорт инфраструктурасын, кунакчыллыгыбызны күрсәтү өчен яхшы очрак булачак, дип саный Татарстан Президенты.
Хезмәттәшлек өчен тагын бер юнәлеш– “Мәскәү – Казан” зур тизлекле тимер юл магистрален төзү проекты, дип белдерде шуннан соң Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, ЗТМ тармагы Казанда гына тәмамланырга тиеш түгел, ул Екатеринбургка кадәр барып җитәргә тиеш.
ЗТМ проекты регионнарыбызны якынайтачак, ул эчке хезмәт миграциясен активлаштырачак, диде Рөстәм Миңнеханов, ЗТМны гамәлгә ашыра башлагач, бездә башка ил, башка икътисад, башка кешеләр булачак.
Моннан тыш, бүген муниципалитетлар арасында хезмәттәшлекне тәэмин итәргә кирәк, дип саный Татарстан Президенты. Ул искә төшергәнчә, Татарстан Республикасының Алабуга, Кукмара муниципаль районнары һәм Свердловск өлкәсе районнары арасында багланышлар урнаштырылган, Татарстанның Баулы районы белән Свердловск өлкәсенең берәр районы арасында багланыш урнаштыру планлаштырыла.
Татарстан Президенты Свердловск өлкәсе җитәкчелегенә үзләрендә яшәүче татарларга булган дустанә мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук искә төшергәнчә, Свердловск өлкәсендә 1996 елдан бирле Татарстан Республикасының даими вәкиллеге эшләп килә.
Евгений Куйвашев, үз чиратында билгеләп үткәнчә, Свердловск өлкәсе белән Татарстан Республикасын электән килгән дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Аның сүзләренчә, конкрет максатлар, конкрет сроклар һәм үтәүчеләр белән килешүләрне чынлап торып гамәлгә ашыру өчен алар ике елга бер яңартылырга тиеш.
Бүген регионнар – конкурентлар түгел, диде Евгений Куйвашев, һәрберебезнең үз урыны, үзара хезмәттәшлек өчен җитәрлек тәҗрибәсе бар.
Свердловск өлкәсе губернаторы хәбәр иткәнчә, аның регионы икътисады экспортка юнәлешле һәм тәҗрибә алмашу бик файдалы булыр иде. Аннары ул технопарклар һәм инновацион үзәкләр турында, «Титановая долина» махсус икътисадый зонасы перспективалары турында җентекләп сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов, инсулин, шулай ук Свердловск өлкәсендә җитештерелүче медицина җайланмаларын файдалану һәм сатып алу мәсьәләләрен җентекләп өйрәнергә кирәк, диде.
Свердловск өлкәсе губернаторы Татарстан Президентын үзләренә килергә, эре сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышырга чакырды. Ул шулай ук 2014 елның 9-12 июлендә Екатеринбургта уздырылачак «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.