ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, Татарстанның 26 мәктәбендә геология буенча база мәйданчыклары булдырылган, алар кече нефть команияләренә ярдәм итә. “Без һәр ел саен геология буенча олимпиада үткәрәчәкбез. Татарстанда перспективалы нефть ятмалары бар, шуңа күрә безнең балалар бу эш белән кызыксынырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстанның җыелма командасы формалаштырылачак, алар 31 июльдән 11 августка кадәр Алматы шәһәрендә яшь геологлар арасында узачак III Казакъстан ачык кыр олимпиадасында катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.