Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда елдан ел ягулык буенча рекламацияләр саны кими
2014 елның 24 июне, сишәмбе
12нче майдан алып тулы 1 ай эчендә Татарстан Республикасының 550 ягулык салу станциясеннән тикшерергә 1239 ягулык үрнәге алынган. Хәзерге вакытта шуларның 1114е тикшерү узган һәм 37 сенең дәүләт стандартларына туры килмәве авыкланган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында тикшерү нәтиҗәләренә багышланган брифингта “Ягулык ресурсларын рациональ куллану идарәсе” ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев сөйләде.
Тикшерелгән ягулык үрнәкләренең 27 очрагында ягулык составында күкерт (сера) матдәсе ягулык сату станцияләре җитәкчеләре тарафыннан документта күрсәтелгәннән күбрәк булуы ачыкланган. Шул исәптән 10 очракта әлеге матдә ягулык составында тиешледән артык икәне билгеле булган.
“Тикшерү барышында ”Евро-5” һәм “Евро-4” бензиннары урыннына түбәнрәк сыйфатлы, ягъни “Евро-3” ягулыгын сату очраклары ачыкланды. Дәүләт стандартларына туры килмәгән ягулык станцияләрен җентекләп тикшергәннән соң, аларның җитәкчеләренә сыйфатсыз ягулык сатулары турында мәгълүмат җиткерелде.
Шуны да әйтергә кирәк, узган ел белән чагыштырганда, сыйфатсыз ягулык сату очраклары бермә-бер кимегән. Димәк, безнең эшчәнлекнең нәтиҗәләре бар”, - дип хәбәр итте Роберт Гыйләҗиев.
Узган ел шундый ук тикшерү вакытында сыйфатсыз ягулык сатуның 58 очрагы теркәлгән булган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз