Рөстәм Миңнеханов Рона-Альп Региональ Советы Президенты Жан-Жак Кейран белән очрашты

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионга (Франция) эшлекле сәфәре кысаларныда Рона-Альп Региональ Советы Президенты Жан-Жак Кейран белән очрашты.

Жан-Жак Кейран Рөстәм Миңнехановны сәламләде һәм регионнар арасында эшлекле мөнәсәбәтләр ике ил – Россия белән Франция арасындагы хезмәттәшлекнең ныгуына хезмәт итүендә ышанычын белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанның Прованс-Альпы-лазурный берег Регионы белән парнер мөнәсәбәтләр булганын белә. Бу безгә Рона-Альп Регины һәм сезнең республика арасында мөнәсәбәтләрне тыгызрак итәргә мөмкинлек бирә, дип әйтте Жан-Жак Кейран.

Рона-Альп Региональ Советы Президенты хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә регион европада икъТисадый потенциалы буенча җиденче һәм Франциядә әһәмияте буенча икенче урында тора. Ул кунаклар игътибарын робототехника кебек тармакка җәлеп итте – әлеге тармак регионда җитди үсеш кичерә. Моннан тыш, химия тармагында модернизация узды, анда югары технологияле продукция җитештерүгә нигезләнәләр. Рона-Альп регионы биотехнологияләр, мәгълүматлаштыру, медицинага һәм шулай ук энергетикага зур игътибар бирәләр.  Жан-Жак Кейран хәбәр иткәнчә, бүген энергия җитештерү борчый, һәм төп сорауларның берсе – яңартыла торган энергия чыганакларын куллану.  Энергетиканы үстерү – бөтен икътисад киләчәгенең нигезе, дип белдерде ул. Рона-Альп Регионы – Европада энергия җитештерү буенча беренче урында, дип әйтте Жан-Жак Кейран, биредә атом-төш энергетикасы, гидростанцияләр һәм башкалар бар.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, Татарстан Рона-Альп Регионы белән багланышларны ныгытырга тели, бигрәк тә инновацияләр һәм инженерия өлешендә. Ул лионда гамәлгә0 ашырыла торган кайбер проектлар белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде (“акыллы йорт” булдыру проекты, “Рено Тракс” компаниясе эшчәнлеге белән танышу һәм башкалар). 

Татарстан Президенты шулай ук билгеләгәнчә, бизнес-делегацияләр белән алышуны оештырырга кирәк.  Ышанам ки, безнең бик кызыклы уртак проектлар булырга мөмкин, без бирегә тәҗрибәне өйрәнү өчен белгечләребезне җибәрергә телибез. Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары Ассоциациясе Советы рәисе буларак ассызыклаганча, француз хезмәттәшләре тәҗрибәсе федерациянең башка инновацион регионнарына да кызыклы булачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Рона-Альп Региональ Советы Президенты Жан-Жак Кейранны Татарстанга танышу визиты белән чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International