Рөстәм Миңнеханов: Без француз компанияләренең Татарстанны Россия базарына чыгу мәйданчыгы итеп сайлауларын телибез

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы предприятиеләре француз компанияләре белән хезмәттәшлекне устерү яклы, Рона-Альп Регионы турында күбрәк белергә телиләр. Бу хакта Лионда узган эшлекле форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Рона-Альп Регионынең эшлекле даирәләре белән очрашу Лион Сәүдә-сәгәгать палатасы территорясендә үткәрелде.

Чарада Лион ССП вице-президенты Филлип Эро, Франция Предприятиеләр ассоциациясе, Рона-Альп Регионының кече һәм урта бизнес Конфедерациясе, Лион шәһәре мэриясе вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын ассызыклады һәм республикага, үз чиратында, Лион һәм Гренобль шәһәрләрендә урнашкан инновацион кластерлар тәҗрибәсен өйрәнү кызыклы икәнен билгеләде.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика берничә француз регионы беләшн актив элемтәдә тора, инде 20 ел Парижда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкилеге эшчәнлеген алып бара, ә Казанда Франциянең мактаулы консулы эшли, Франциянең виза үзәге ачылды.

Моннан тыш, Татарстанның чит ил компанияләре белән, шул исәптән француз компанияләре белән дә хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, «Шнайдер Электрик», «Эйр Ликид», «Сант-Гобейн» һәм башка компанияләр, республикада түбәндәге сәүдә челтәрләре эшли: «Ашан», «Декатлон», «Леруа Мерлен», «Данон» һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, бүгенге көндә Франция белән ул җитәкчелек иткән Россия Инновацион регионнары Ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында зур эш алып барыла.

Без француз компанияләренең Татарстанны Россия базарына чыгу мәйданчыгы итеп сайлаулрын телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең сәфәрнең максаты – Рона-Альп Регионы һәм Франциянең башка регионнары белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәүтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Эшлекле форум кысаларында Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International