Әйләнә-тирә мохитне, тарихи ядкярләрне һәм мәдәни мирасны саклау, фән сыешлы технологияләрне актив куллану – барлык бу мәсьәләләр, Россиянең алга киткән икътисадый регионнарыннан берсе буларак, Татарстан өчен дә бик мөһим.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ниццада (Франция) уздырылучы «Инновацион шәһәр» (Innovativecity 2014) халыкара конференциясе ачылышында хәбәр итте.
Конференция өченче мәртәбә уздырыла һәм төрле илләрдән килгән экспертларның игътибарын җәлеп итә.
Рөстәм Миңнеханов Ницца җитәкчелегенә шушы чарада катнашырга чакырган өчен рәхмәт әйтте, конференция кысаларында алынган белемнәр һәм яңа багланышлар Татарстанда гамәлгә ашырылучы инновацион проектларның киләчәк үсешенә ярдәм итәр дип өмет белдерде.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, илләр арасындагы хезмәттәшлек бүген региональара дәрәҗәдә дә хезмәттәшлекне активлаштыра. Аның сүзләренчә, нәкъ менә региональара элемтәләр һәм территорияләрне бергәләшеп үстерү хәзерге заманда аеруча әһәмияткә ия.
Татарстан Россия регионнары арасында икътисадый күрсәткечләре буенча бишенче урында тора, диде аннары Рөстәм Миңнеханов, республика территориясендә күп кенә федераль программалар гамәлгә ашырыла. 2013 елгы Казандагы җәйге Универсиада бөтендөнья җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән хәзерге заман инфраструктурасы сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итте, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Моннан тыш, Казанда футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары да узачак. Татарстанның киләчәк планнарында «Мәскәү – Казан» зур тизлекле тимер юл магистрален төзү проектында катнашу һәм башка инвестицион проектларны гамәлгә ашыру бар. Болар бар да – регионның икътисадый үсеше өчен яхшы драйверлар, дип белдерде ул.
Шуның белән бергә Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләр – әйләнә-тирә мохитне саклау, экология мәсьәләләре, тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калу һәм торгызу, заманча экосистемалар булдыру, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, шушы көннәрдә генә Татарстан территориясендә урнашкан борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Татарстанда шулай ук борынгы утрау-шәһәр Свияжск та торгызылды, Казанның тарихи йөзен һәм архитектура ядкярләрен торгызу өчен күп эш алып барылды.
Татарстан илне инновацион үстерү лидеры булырга омтыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия инновацион регионнары ассоциациясен (РИРА) җитәкләве турында әйтте, аңа федерациянең 14 субъекты керә, диде.
Республикада бизнес алып бару өчен заманча инфраструктура булдырылган, бу – индустриаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар һәм технопарклар. Федераль ярдәм алган ике эре проект - «Иннополис» инновацион проекты һәм «акыллы шәһәр» - «Смарт сити Казан» проекты аеруча зур роль уйный, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Иннополис» - югары технологик шәһәр, анда 155 меңләп кеше яшәячәк, ул Россиядә алдынгы ИТ-шәһәр булачак.
Бу проектларда без иң алдынгы технологияләрне тупларга җыенабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, француз компанияләре әлеге проектлар белән кызыксынган инде.
Моннан тыш, Ниццада бүген гамәлгә ашырыла торган “акыллы шәһәр” масштаблы проектының Татарстан Республикасы проектлары белән уртаклыгы күп, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без француз коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнергә әзер.
Ницца барыбызга да анда яшәүче кешеләр һәм кунаклар ихтыяҗларына туры килә торган хәзерге заман шәһәре нинди булырга тиешлеген күрсәтә, диде Татарстан Президенты һәм азакта халыкара форумда катнашучыларга уңышлар теләде.