Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе белән очрашты

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Синьцзян-Уйгур автоном районының Халык хөкүмәте Рәисе Ши Даган җитәкли.


Рөстәм Миңнеханов Кытайда үзенең быел апрель аендагы СУАР башкаласы Урумчыга ясаган визиты барышында Ши Даган белән очрашкан иде инде. Хәзер Синьцзян-Уйгур автоном районы җитәкчеләре һәм бизнесменнары Казанга җавап визиты белән килгәннәр.


СУАР делегациясе әгъзаларын сәламләп, Татарстан Президенты ассызыклаганча, Татарстан Республикасы җитәкчелеге Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлекне югары бәяли.


«Сез безгә эшлекле даирәләр вәкилләренең зур делегациясе белән килдегез, ышанам ки, республика объектларында булу барышында без күп кенә кызыклы үзара гамәли багланышлар табарбыз», - диде ТР Президенты.


Шәхсән үзеннән Һәм Татарстан делегациясе әгъзалары исеменнән Рөстәм Миңнеханов быел Урумчыга ясаган визит барышында күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен Ши Даганга рәхмәт белдерде.


«Җавап визитын без киләчәктә регионнарыбыз арасындагы багланышларны ныгытуны, яңа проектлар буенча фикер алышу мөмкинлеген таныклау дип саныйбыз, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Без сезгә үзебезнең икътисадый, мәдәни, мәгариф, туристик потенциалыбызны бик шатланып күрсәтәчәкбез».


Татарстан Президенты Ши Даганга болай диде: «Минемчә, безгә тыгызрак элемтәләр урнаштырырга кирәк, һәм Кытай Халык Республикасында үзебезнең вәкиллекне ачу мөмкинлеген дә карыйбыз без, - Урумчы белән Казан шәһәрләре арасында турыдан-туры һава юллары ачу мөмкинлеген дә урынлы дип саныйбыз».


Ул Синьцзян-Уйгур автоном районы җитәкчелегенә регионда татарлар өчен тудырылган уңайлы шартлар өчен рәхмәт белдерде.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең Кытай инвесторларын җәлеп итү белән кызыксынуын белдерде. «Россиядә зур базар бар, Кытайның потенциалы да зур, сезгә яңа базарлар да кирәк. Без сезгә максималь рәвештә ярдәм итәчәкбез», - дип вәгъдә итте ТР Президенты.


«Ышанам ки, безнең киләчәктә визитларыбыз системалы булыр, - диде Р.Миңнеханов. – Без, чыннан да, бер-беребездән әллә ни ерак түгел, әгәр турыдан-туры авиарейслар булса, бу элемтәләр актив үсәчәк».


Үз чиратында Синьцзян-Уйгур автоном районының Халык хөкүмәте Рәисе Ши Даган Рөстәм Миңнехановка СУАР делегациясен Казанда кунакчыл кабул иткән өчен рәхмәт әйтте һәм шулай ук бу визит ике регион арасындагы багланышларны ныгытыр дип өмет белдерде.


Очрашу азагында «Сетевая компания» ААҖ һәм трансформаторлар җитештерү буенча дөньяның алдынгы компанияләренең берсе – баш офисы Урумчыда урнашкан TBEA компаниясе белән хезмәттәшлек турындагы ниятләр меморандумына имза салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International