Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының еллык җыелышы узды. Утырышка хәтле ТР Президенты, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы Рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаутдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров “Көнбатыш капка” микрорайонында “Алтын ачкыч” 7 нче номерлы балалар бакчасында булдылар.
Бу яңа заманча ике катлы балалар бакчасы 270 урынлы. Төзелеш бәясе - 107 млн. сум. Бакчада 13 төркем була, аларның икесе 1,5-2 яшьлек балалар өчен, ә бишесе 2-3 яшьлек балалар өчен.
Биредә музыкаль, физкультура заллары бар, методика кабинеты, татар телен өйрәнү кабинеты, медицина кабинеты, аш-су блогы, кер юу бүлмәсе. Балалар бакчасында заманча үстерүче, мәгълүматка бай белем бирү мохите булдырылган. Татар теле кабинетында балаларны “Дөнья татарлары” автор методикасы буенча online аралашу нигезендә өйрәтү планлаштырылган. Инглиз теле мохитенә кертеп өйрәтүче группа ачу да каралган. Боларны барысын да кунакларга күрсәттеләр. ТР Президенты объектка югары бәя бирде.
«Безнең өчен иң мөһиме – үсеп килүче буынның киләчәге. Аларга без иң яхшыны гына бирергә тиеш. Әлбәттә, балалар бакчасы сабый тормышында бик әһәмиятле чор, бүгенге көндә бу ата-аналар эштә чакта балаларын калдырып тора торган гына урын түгел, ә чын мәктәп. Бала өч яшьтән соң өйрәнә башлый, мәктәпкә әзерләнә, тормышка әзерләнә. Балалар бакчасы – белем бирү комплексы ул. Безнең илнең, төбәкнең конкурентлыкка сәләтлеге бу балаларның хәзерге тормышка никадәр әзерлекле булуына бәйле булачак. Ә хәзерге тормыш бик инновацион. Республикада яңа мәктәпкәчә урыннар булдыру буенча эре өч еллык программаны гамәлгә ашыру башланды. 2016 елга барысы республиканың 45 муниципаль районында 30 мең яңа урын булдырылачак. Шуларның 10 меңнән артыгы инде 2014 елда ук әзер була. Минемчә, сезнең бик матур балалар бакчасы булган, дөрес проектланган һәм яңа тораклар булган микрорайонда дөрес итеп урнаштырылган. Минем шәһәр җитәкчелегенә һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә гамәлгә ашыра торган программалары өчен рәхмәт әйтәсем килә», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Буш кул белән кунакка йөрмиләр, дип өстәде Татарстан Президенты һәм балалар бакчасына интерактив комплекс бүләк итте.