Рөстәм Миңнеханов «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясе делегациясе белән очрашты

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясенә нигез салучы һәм президенты Луиджи Кремонини җитәкчелегендә делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төдек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнаштылар.

«Кремонини груп» итальян компаниясе азык-төлекне җитештерү, шул исәптән эре мөгезле терлек итен эшкәртеп, һәм аны дистрибуцияләү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта компания Оренбург өлкәсендә ит эшкәртү заводын төзү проектын башкара. 2010 елда «Кремонини» Inalca JBS S.A Бразилия корпорациясе белән берлектә Мәскәү атсында ит эшкәртү комплексы ачтылар.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда агросәнәгать комплексына җитди игътибар бирәләр, шул исәптән терлекчелеккә дә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә ит терлекчелеге иярчен бизнес буларак кабул ителә, әмма әлеге тема бик актуаль һәм аның зур перспективалары бар. Бүген булган форма безнең теләкләрне канәгатьләндерми, дип билгеләде ул, әлеге бизнеста белгеч булырга кирәк, Татарстан өчен – бу өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Кремонини груп» компаниясенең ит терлекчелеге өлкәсендә бик зур тәҗрибәсе тупланганын билгеләде, бу тулы цикл – терлекне үстерүдән башлап продукция җитештерү һәм аны дистрибуцияләүгә хәтле. Татарстанга сезнең тәҗрибә кызыклы, дип әйтте ул, безгә бизнесны оештыруга дөрес алым әһәмиятле.

«Кремонини груп» компаниясе президенты Луиджи Кремонини, үз чиратында белдергәнчә, Татарстан –компания үзенә бизнес өчен аның белән уртак кызыклы юнәлешләр табырлык регион. Ул кыскача җитештерү барышы турында, гомумән Евросоюз илләрендә ит терлекчелеге турында сөйләде. Луиджи Кремонинисүзләренчә, бүген, кулланучылар ихтыяҗларына җавап бирер өчен, яңа алымнар табу, яңа технологияләр эшләү мөһим.

Рөстәм Миңнеханов итальян җитештерүчеләренә Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең беренче очрашуыбыз, дип әйтте ул, уңышлы хезмәттәшлек өчен бер-беребезнең мөмкинлекләребезне һәм ихтыяҗларыбызны өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International