Татарстанның 200 меңнән артык баласы җәйге лагерьларда ял итәчәк

2009 елның 5 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифинг бер айдан да азрак вакыт эчендә башланып китәчәк җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек мәсьәләсенә багышланды.
Журналистлар белән очрашуда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Россия кулланучылар күзәтчелеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе, көч структуралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы урынбасары Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте, аеруча әһәмиятле социаль программа буларак, “Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерелүен һәм мәшгульлеген оештыру турында” дигән программаның финанслануын саклап калу хакында карар кабул иткән. Әйтик, быелгы сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга Татарстан бюджетыннан - 215 миллион 125 мең сум, муниципаль берәмлекләр, шәһәр округлары бюджетларыннан, оешма һәм предприятиеләр акчасыннан – 250 миллион, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе тарафыннан 360 миллион сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россия бюджетлары акчасыннан, яшүсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеген оештыру өчен, 28,8 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла.
А.Кондратьев, авыр икътисади хәлгә карамастан, 2009 елда план буенча якынча 205 мең баланың сәламәтләндерелүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру күздә тотылуын әйтте (узган елдагы кебек үк күрсәткеч саклана). А.Кондратьев сүзләренә караганда, өстәмә чаралар җәлеп итү хисабына, сәламәтләндерү кампаниясенең, узган елдагы кебек, якынча 240 мең баланы үз эченә алуы планлаштырыла.
Балаларның җәйге ялын оештыру өчен, 122 стационар сәламәтләндерү лагере, 1300 көндезге лагерь, 8 шифаханә (хроник авырулардан интегүче балалар өчен), Краснодарск крае һәм Кырымның Кара диңгез буендагы 8 сәламәтләндерү учреждениесе һәм төрле категориядәге балалар һәм яшьләр өчен 200 дән артык профильле смена кулланылачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы вице-премьеры Равил Моратов йөкләмәсе буенча, хәрби-патриотик юнәлештәге сменалар оештырылачак. “Мондый сменалар Кама Тамагы, Чистай, Бөгелмә һәм Апаста оештырыла”, - дип хәбәр итте министр урынбасары.
А.Кондратьев студентлар хезмәт отрядларының республика штабы тарафыннан 200 дән артык студотрядның – төзелеш, педагоглар, авыл хуҗалыгы, проводниклар һәм төзекләндерү отрядларының – эше оештырылачагын хәбәр итте. Республика штабы телефоны: 231-82-25.
Сәламәтләндерү кампаниясе барышында җәйге лагерьларда ял итү вакытында балаларның иминлеген тәэмин итүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары территориясендә җәмәгать тәртибен саклау өчен, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының 250 дән артык хезмәткәре билгеләп куелачак.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының министр урынбасары Эмиль Фазлеев үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре билгеләнгән карарына тулырак тукталып үтте. Аерым алганда, лагерьларда эшләячәк персоналны суда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча әзерләргә кирәк. Моннан тыш, балаларны су коендыру алдыннан сулыклар төбен чистартырга кирәк: 1 квадрат метрны чистарту бәясе – 88 сум 50 тиен.
“Май ахырына кадәр без һәрбер муниципаль район белән җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек турындагы актка кул куярга тиешбез, - дип ассызыклап үтте А.Кондратьев. – Без биналарны кабул итү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсен генә карамыйбыз. Лагерьларда педагоглар составына аттестация үткәрелергә, тиешле сертификатлар бирелергә тиеш. Эш төгәлләнгәч, муниципаль берәмлек башлыгы муниципаль берәмлекнең җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлеге турындагы актка кул куярга тиеш”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International