Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Татарстан Республикасы наноиндустриясенең үсеп килә торган тармаклары өчен төрле дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү” дигән мәгариф проекты “Роснанотех” дәүләт корпорациясе җитәкчелегендә кызыксыну тудырды
2009 елның 6 мае, чәршәмбе
Кичә, 5 нче майда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов нанотехнологияләрне авиатөзелештә куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда “Роснанотех” дәүләт корпорациясе фәнни-техник советы әгъзасы – “Яңа углерод материаллар һәм технологияләр” ЯАҖ генераль директоры Виктор Авдеев катнашты.
Борис Павлов республиканың авиатөзелеш һәм нефть химиясе өлкәсендәге сәнәгый потенциалын “Роснанотех” дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларда куллануның яңа сәнәгый производстволар төзеп, яңа эш урыннары булдырырга, шул рәвешле Татарстан икътисадының конкурентлылыгын ныгытырга һәм республикага яңа инвестицияләр кертергә ярдәм итәчәген билгеләп үтте. Киңәшмәдә катнашучылар Татарстанда нефть химиясендә заманча полимер материаллар җитештерүне оештыру, аларны авиатөзелештә һәм икътисадның башка тармакларында куллану мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Шуны искәртик: 4 нче – 5 нче майда Казанда ике көнлек эш визиты белән “Роснанотех” дәүләт корпорациясе делегациясе әгъзалары булды. Визит максаты - α-олефоннар нигезендә аз тоннажлы заманча полимер материаллар һәм полимер мономерлар, махсус җилем, аппретлар, авиатөзелеш өчен югары молекулалы полиэтиленнар җитештерү мөмкинлеген өйрәнү. Визит барышында делегация әгъзалары республика предприятиеләренең алдынгы фәнни хезмәткәрләре һәм инженерлар составы белән очрашты, кадрлар әзерләү системасы һәм “Наномодификацияләнгән углерод һәм минераль сүс, нанотулыландырылган тоташтыргычлар нигезендә препрегларны сәнәгый җитештерү эшен оештыру” проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле предприятиеләрнең үсеш перспективалары белән танышты.
Делегация әгъзалары “Химград” технополисында, “Казаноргсинтез”, “Нижнекамскнефтехим”, “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”, “КНИАТ” ачык акционерлык җәмгыятьләрендә, “МВЕН” фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Композицион материаллар үзәгендә һәм А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында булдылар.
Үз чиратында, Виктор Авдеев Казанда узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының яңа полимер материаллар уйлап табу һәм җитештерә башлау, кайбер сынаулар үткәрү һәм сертификацияләү өчен шактый зур потенциалга ия булып торуын билгеләп үтте. Ул 7 нче апрельдә “Наномодификацияләнгән углерод һәм минераль сүс, нанотулыландырылган тоташтыргычлар нигезендә препрегларны сәнәгый җитештерү эшен оештыру” проектына “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең уңай бәя бирүен, шуннан соң “Рособоронэкспорт” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Сергей Чемезов һәм “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Кириенко арасында әлеге проектны гамәлгә ашыру турындагы Килешүгә кул куелуын әйтеп үтте.
Авдеев әфәнде “Татарстан Республикасы наноиндустриясенең үсеп килә торган тармаклары өчен төрле дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү” дигән мәгариф проектының 2009 елның 27 нче мартында Казанга визиты вакытында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Анатолий Чубайста зур кызыксыну тудыруын искәртте, һәм хәзер әлеге проектны Мәскәү, Самара һәм Казанда гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Киңәшмәдә “Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү” комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында уртак эшне дәвам итү һәм, яңа производстволар төзү максатыннан, яңа полимер материаллар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов һәм “Роснанотех” дәүләт корпорациясе фәнни-техник советы әгъзасы – “Яңа углерод материаллар һәм технологияләр институты” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Виктор Авдеев кул куйган беркетмәдә, аерым алганда, “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ базасында нанокомпозитлы канат җитештерү буенча яңа предприятие ачу (400 гә якын яңа эш урыны барлыкка киләчәк) һәм “МВЕН” фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен, “КНИАТ” ачык акционерлык җәмгыятен, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ны “Наномодификацияләнгән углерод һәм минераль сүс, нанотулыландырылган тоташтыргычлар нигезендә препрегларны сәнәгый җитештерү эшен оештыру” проектын гамәлгә ашыру эшендә катнашуга җәлеп итү күздә тотыла.
Моннан тыш, килешүче яклар Казанда заманча полимер материаллар җитештерү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр катнашында әлеге мәсьәлә буенча фәнни конференция үткәрү турында сүз куешты.
Заманча композицион материаллар җитештерүне оештыру мәйданчыгы итеп “Химград” технополисы сайланганлыгы билгеләп үтелде; “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ачык акционерлык җәмгыятенә Ту-214, Ту-334 һәм Ту-160 самолетларын заманча препреглар белән җиһазландыру мәсьәләсе буенча гариза язарга кушылды; “МВЕН” фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә яңа җиңел самолетлар төзелешендә үз илебездә эшләнгән препрегларны куллану тәкъдимен кертергә киңәш иттеләр; “ИНУМиТ” ябык акционерлык җәмгыятенә - “МВЕН” фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә самолетларны габарит җиһазландыру һәм аларга кирәкле детальләр җитештерүдә заманча композит материаллар куллану бизнес-идеясен эшләргә, А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтына “Унихимтек” фәнни-җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) белән берлектә Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең (НИОКР) сынауларны сертификацияләүгә бәйле бүлекләренә караган махсус материаллар буенча Росатом федераль максатчан программасы грантларында катнашу тәкъдимен әзерләргә кушылды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә тоташтыру һәм модификацияләү материаллары җитештерүне оештырып җибәрү кирәклеге; Халыкара белем бирү-инжиниринг үзәгенең (полимер материаллар өлкәсендә компетенцияләр үзәге) Казан филиалын булдыру һәм Казанда заманча полимер материаллар буенча фәнни конференция үткәрү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.
5 нче майда узган киңәшмәдә Ломоносов исемендәге МДУ профессоры Борис Булычев, ИНУМиТ ның Татарстандагы технологик бүлеге башлыгы Александр Павлов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директорының урынбасары Илгизәр Якушев, “МВЕН” фирмасы” ҖЧҖ директоры Виктор Ермоленко, Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ проректоры Илгиз Насыйров һәм башка белгечләр катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз