Бүген ТР Президенты Аппаратында Татарстан Республикасы Президенты каршында Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советның беренче утырышы узды.
Утырышта Татарстанда вакантлы җитәкче вазыйфаларны биләү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет каршында оештырылган кадрлар комиссиясе эшенең регламенты каралды.
Совет әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең эффективлыгын үстерү буенча проект тәкъдир ителде. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла һәм республикада дәүләт хезмәте системасын камильләштерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, профессиональ хезмәт эшчәнлегенең эффективлыгы һәм нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен эшләү турында сүз бара.
Татарстан Республикасы Президенты каршында Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советның утырышлары квартал саен уздырылачак, дип хәл ителде.