Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 64 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты
2009 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен оештырылган бәйрәм концертында катнашты. Әлеге чара Казанның Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды.
Борис Павлов Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән бөтен ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен бөек Җиңүнең 64 еллыгы белән тәбрик итте. Ул Татарстан территориясендә 7 укчылар дивизиясе, танклар бригадасы, зенит-артиллерия полкы, авиабригада тупланган булуын искәртте.
Татарстаннан гына да 700 дән артык кеше фронтка киткән, шуларның яртысы диярлек мәңгегә сугыш кырларында ятып калган. Аларның һәркайсы исәннәр хәтерендә озак сакланыр.
“Җиңү хезмәт фронтларында да яуланган. Татарстан оборона сәнәгатенең алдынгы предприятиеләре сугышчыларны корал, сугыш кирәк-яраклары, медицина җиһазлары, нефть продуктлары һәм башкалар белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән. Икенче бөтендөнья сугышы елларында республикага 70 тән артык предприятие күчерелгән, аларда 600 дән артык сугыш җиһазы, шул исәптән 22 мең бомбардировщик (Пе-2, По-2, Пе-8), 50 меңнән артык авиамотор, 1 миллионнан артык заряд (“Катюша” лар өчен дә), 4 млрд. патрон җитештерелгән”, - диде Борис Павлов.
Ул Ватанны саклаучылар турында якты истәлекләр һәм алар белән горурлану хисләре хәзерге буын йөрәгендә мәңгегә сакланып калачагын искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз