"Шатлык" исемле яңа балалар бакчасы Зәйдә республика һәм федераль бюджет чараларына төзелде. Әлеге объект сыйдырышлыгы - 120 бала (6 төркем), чынлыкта бакчада 126 бала тәрбияләнәчәк ( 2-3 яшьлек балалар өчен 4 төркем, 3-4 яшьлек балалар өчен ике төркем). Бакчада Веркаса редакциясендәге "Туганнан мәктәпкә кадәр" программасы буенча эшләү планлаштырыла. "Шатлык" балалар бакчасында компьютерлар һәм ноутбуклар, музыкаль үзәкләр, телевизорлар бар.
Татарстан Президенты балалар бакчасынынң ачылу тантанасында катнашты һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчелегенә интерактив җиһазлар алуга сертификат бүләк итте.
«Бүген без горурлык белән бу яңа искиткеч балалар бакчасын ачабыз, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Мин сорашып алдым, без монда күптәннән инде балалар бакчалары төзегәнебез юк икән. Шулай да былтыр без республикада 27 яңа балалар бакчалары төзедек, быел 56ны төзү планлаштырыла, һәм бу программа дәвам итәчәк. Әлбәттә, безгә эшли торган бакчаларны капиталь ремонтлау программасы да кирәк, чөнки безнең балалар заманча мәктәпкәчә белем алырга тиешләр. Бүген без мәктәпкәчә белем бирү дигән төшенчәне үзгәртәбез. Хәзерге балалар өч яшьтән аңа киләчәктә мәктәптә, вузда, тормышта кирәк булачак күнекмәләргә өйрәнергә тиеш».
Рөстәм Миңнеханов Зәйдәге "Шатлык" балалар бакчасында бөтен кирәкле әйберләр барлыгын ассызыклады, балалар һәм ата-аналар яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән кәнәгать булуларына ышануын белдерде. Ул шулай ук мондый объектларның республикада тагын да күбрәк булуын теләде.