Екатеринбургта Э.С.Яламов исемендәге Урал оптика-механика заводы мәйданчыгында Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет утырышы уздырылды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук башкарма хакимияте органнары вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, профиль предприятиеләрнең һәм фәнни учреждениеләрнең вәкилләре катнашты.
Президиум утырышының төп темасы – фотоника үсеше мәсьәләләре. Фотоникага, сәнәгать тармагы буларак, энергия һәм мәгълүмат тапшыру өчен фотоннар агымы кулланыла торган фән һәм техника керә. Аңа шулай ук лазер, оптика һәм оптоэлектрон технологияләр дә керә. Бүген Россиядә бу өлкәдә 850гә якын оешма актив эшли. Тармак оешмаларының һәм предприятиеләренең иң күп урнашкан үзәкләре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Новосибирск һәм Идел буе. Тармакта якынча 55 мең кеше эшли.
2011 елда Югары технологияләр һәм инновацияләр буенча Хөкүмәт комиссиясе илдә «Лазер, оптика һәм оптоэлектрон технологияләр – фотоника» технологик платформасын раслады. Тармак тематикасы соңгы елларда төзелгән дүрт территориаль кластерда алып барыла («Физтех XXI» Долгопрудный, Зеленоград шәһәрләрендә, Саратов инновацион кластерында, Троицк кластерында). 2013 елда материалларны эшкәртү буенча лазер технологияләренең ике инжиниринг үзәге булдырылды (Урал федераль университеты һәм Владимир дәүләт университеты каршында).