Внешэкономбанкның рәис урынбасары Анатолий Балло: “Татарстанда аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү комплексын төзү проекты Россия – Япония хезмәттәшлегенең бер үрнәге булачак”

2009 елның 12 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплексны төзү проекты Россия – Япония икътисади хезмәттәшлегенең бер үрнәге булып тора. Бүген Токиода бу турыда Внешэкономбанкның рәис урынбасары Анатолий Балло әйтте.
Шуны да искәртик: Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе Россия-Япония икътисади форумында, Россия һәм Япония губернаторлары конференциясендә катнашу максатыннан, эш визиты белән Япониягә килде. Россия делегациясе составында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Аммоний” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар бар.
Визит барышында “Үсеш тышкы икътисади эшчәнлек банкы” (Внешэкономбанк), Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, “Аммоний” ААҖ, “Мицубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджиц Корпорейшн” компанияләре арасында Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча яңа интеграцияләнгән комплекс төзү проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы Меморандумга кул куелды.
Документка кул куелганнан соң, Россия телеканалларының берсенә биргән интервьюсында Внешэкономбанкның рәис урынбасары Анатолий Балло Россиядә инде 30 ел чамасы мондый масштаблы проектның төзелгәне булмавын әйтеп үтте. Аның сүзләренә караганда, “Аммоний” ААҖ проектын төзү “Россия – Япония икътисади хезмәттәшлегенең бер үрнәге булачак”. Моннан тыш, Анатолий Балло проектның тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтте: ул бюджет тарафыннан бөтенләй диярлек финансланмый. “Проектны гамәлгә ашыруга, башка чыганаклардан тыш, Япония банкларының акчасы да тотылды”, - диде Балло әфәнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International