Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның Мамадыш районында “Питрау-2014” бәйрәм ителде
2014 елның 12 июле, шимбә
Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында бүген керәшеннәрнең республика күләмендәге “Питрау” халык бәйрәме булды.
Быел ул унбишенче тапкыр уздырылды. Битен ылыслы агачлар каплаган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм берничә мәйданчыкта оештырылган булып, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы халыкны җыйды.
Бәйрәмнең үзендә кунакларга мамадыш, бакалы, чибәркүл, нагайбәк керәшеннәре йортлары стилендәге милли каралты-кураларны карау мөмкинлеге булдырылган иде. Биредә үк фольклор коллективлар кунакларга авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте, халык уеннарына катнаштырды, халык һөнәрчелеге осталары хезмәтләре куелган иде.
Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары булып ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
Сәламләү сүзе белән И.Халиков мөрәҗәгать итеп: “Безнең бәйрәмебезгә төрле төбәкләрдән кунаклар килүе куанычлы, ә бу бәйрәм күптән инде керәшеннәрнең генә түгел, республиканың күп кенә халыклары яраткан зур чарасына әйләнде. Менә инде унбишенче тапкыр шушы матур урында була алабыз”, - диде.
Аннары ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. “Бу бәйрәмнең тарихы бай, бүгенгесе мул һәм киләчәге шәп. Рухы белән халыкныкы булган бәйрәмнең нәкъ менә кунакчыл Мамадыш җирендә торгызылып, җете буяулар белән бизәлүе куанычлы. Мәдәният елында Питрау аерым әһәмият ала. Без Татарстанда яшәүче барлык халыкларның республикада мәдәни-тел һәм рухи-әхлакый байлыклары арта баруына горурланабыз”, - диелә тәбрикнамәдә.
Бәйрәм кунаклары башка мәйданчыкларда да булды. Балалар мәйданчыгында зур курчаклар - Микуш исемле сарык белән Аннуш исемле чыпчык – халык әкиятләре геройлары бәйрәмнең иң бәләкәйләренең күңелен ачты.
Аерым мәйданчыкта “Керәшен чибәре” конкурсы узды. Быел анда 10 кыз катнашты. Алар халык җырларын һәм биюләрен башкаруда, милли ризыклар әзерләүдә һәм кыр чәчәкләреннән букет ясауда үзара ярышты. Җиңүчегә көмеш таҗ һәм 50 мең сум күләмендә приз каралган иде. Арада җиңүче таҗына һәм акчалата призга Казан кызы җырчы Алина Давыдова лаек дип табылды.
“Питрау дискотекасы” мәйданчыгында исә яшьләргә күңел ачу программасы әзерләнгән иде, биредә татар эстрадасының яшь йолдызлары чыгыш ясады, конкурслар, уеннар уздырылды.
Үзәк сәхнәдән куелган концертта Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Ринат Рәхмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина, Вадим Захаров, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле һ.б. катнашты.
“Димче Горли почмагы” – ялгызаклар өчен оештырылган махсус мәйданчык шулай дип атала. Биредә үз парыңа катдидатка карата таләпләрне, аның турында күзаллауларыңны язып, заявка калдырырга була. Соңрак аңа димчеләр шалтыратып, әйбәт кандидат табылуын хәбәр итә. Яңа оешкан пар Питрауда танышулары турында сертификат һәм аланга гаилә пары сыйфатында янә килергә чакыру ала.
Мәйданда бу кичтә төп башында сугышу, аякларны бәйләгән килеш узышу, чүлмәк вату, милли көрәш уздырылды. Көрәш батырларының иң көчле өчесенә 3 автомобиль куелган иде. Көн салкынча булса да, сулыкта оештырылган капчык сугыш, куллар белән балык тоту, елга аша аркан буйлап чыгу кебек ярышларга да катнашучылар табылды.
“Питрау” бәйрәме тарихында беренче тапкыр буларак, кыска гына лазерлы шоу булды: биредә нурлардан Мамадыш гербы, “Питрау” бәйрәме символы сурәтләнде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз