Хәзерге глобаль дөнья көннән-көн илләр арасындагы аерманы бетерә бара һәм без хезмәттәшлек, яңа багланышлар урнаштыру өчен, шул исәптән Уругвай эшлекле даирәләре вәкилләре белән дә, яңа мөмкинлекләр ача барабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беринг-Беллинсгаузен Институтының (IBBA) гамәлгә кую Ассамблеясе һәм «Глобальләшү һәм яңа йогынты үзәкләре» I Конференциясе ачылышында хәбәр итте.
Ачу тантанасы бүген «Софитель» кунакханәсе конференц-залында уздырылды (Монтевидео, Уругвай).
Конференциянең модераторы, «Россия» телеканалы директоры урынбасары, Россиянең гамәлгә куючыларының берсе һәм Беринг-Беллинсгаузен Институты президенты Сергей Брилев Ассамблеянең максаты – дөньядагы гомуми көн тәртибе буенча фикер алышу, безнең илләрнең архитектурасы белән танышу.
Конференциянең дөньяның күп полярлыгына идарә итү мәсьәләләренә багышланган беренче пленар сессиясен сәламләү сүзе белән Көнчыгыш Уругвай Республикасы вице-президенты, Генераль Ассамблеясе (Уругвай парламенты) рәисе Данило Астори ачып җибәрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген глобальләшү хәзерге дөньяның барлык өлкәләренә дә үтеп керде, ул милли дәрәҗәгә генә түгел, региональ, җирле дәрәҗәләргә дә кагыла. Глобальләшүнең негатив аспектларын: халыкара терроризмны, наркотиклашу янауны, глобаль икътисадый кризисларны билгеләп үтмичә булмый. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, күптән түгел Казанда узган Иминлеккә глобаль янауларга каршы тору мәсьәләләре буенча халыкара конференция бөтендөнья җәмәгатьчелегенең игътибарыннан читтә калмады. Ләкин күп кенә юнәлешләр буенча нәтиҗәле хәл итү юлларын табып булмый әле. Хәзерге дөньяда кайбер илләрнең Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәрәҗәсен төшерергә омтылышлары күзәтелә, БСО нормаларына карамастан, берьяклы икътисадый санкцияләр кертергә, бөтендөньяны бер полярлы итәргә тырышулар бар.
Татарстан Президенты ышаныч белдергәнчә, Евразия икътисадый берлеге белән Көньяк Америка илләренең МЕРКОСУР Гомуми базары арасындагы хезмәттәшлек Россия һәм Көньяк Америка компанияләренең конкуренциягә сәләтен арттырырга ярдәм итәчәк.
«Россиянең Көньяк Америкадан бик ерак булуы, безнең компанияләрнең бер-беренә карата сак булуы Татарстан һәм Уругвай эшлекле даирәләре арасында тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыруга комачаулый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан – Россия Федерациясенең динамик рәвештә үсүче һәм инвестицияләр җәлеп итүче, Россиянең алдынгы инвестицион драйверы булган, интеграцион процессларда актив катнашучы регионнарыннан санала. «Европада, АКШта, Япониядә, Азиядә, Көньяк Америкада алдынгы бөтендөнья инновацион үзәкләрендә булганда без үзебезгә алдынгы чит илләр тәҗрибәсен сеңдерәбез һәм Татарстанда кулланабыз», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
«Без сәнәгать һәм инновацион паркларны икътисадны үстерү драйверлары итеп карыйбыз, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Безнең киләчәк планнарыбыз – транспорт инфраструктурасын үстерүнең зур проектларын гамәлгә ашыру. Бу – тизйөрешле Мәскәү-Казан тимер юл магистрале, региональара мультимодаль логистика үзәге, «Европа-Көнбатыш Кытай» автомобиль юлы.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы Көньяк Америка партнерлары белән машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше, алдынгы технологияләр һәм инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм логистика, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүне максат итеп куя. Татарстан, Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләреннән берсе буларак, Көньяк Америка студентларын Казан югары уку йортларына чакыра. Казан – Россиянең спорт башкаласы – Уругвай спортчыларын 2015 елгы су спорты буенча дөнья чемпионатында һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатында күрергә шат булачакбыз.
Татарстан Президенты конференция кунакларын һәм анда катнашучыларны республикага чакырды һәм Көньяк Америка партнерлары белән Татарстан арасында хезмәттәшлекнең потенциалы зур.