Татарстан Президенты Уругвай вице-президенты белән очрашты

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Уругвай вице-президенты, Уругвай Генераль Ассамблеясе (парламенты) рәисе Данило Астори белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Уругвай сәнәгать, энергетика һәм тау эшләре министры Роберто Крейммерман да катнашты.

Астори әфәндене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Уругвайны белү, аның социаль-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни үсеше белән танышу, эшлекле даирәләр арасында багланышлар урнаштыру мөмкинлегенә шат булуын белдерде. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ике регион арасында үзара кызыксыну уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен күп кенә юнәлешләр табарга ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов ышаныч белдергәнчә, Монтевидеода ачылган халыкара конференция Россия белән Уругвай арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга һәм хезмәттәшлекне үстерүгә, регионнар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга өстәмә этәргеч бирәчәк.

Уругвай вице-президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, Уругвайың Россия Федерациясе белән кызыксынуы арта бара. «Безнең өчен сезнең илнең Көньяк Америка илләре белән якынаюы бик мөһим, - диде Данило Астори. Россия һәм без керә торган икътисадый берләшмәләр үзара файдалы булырга мөмкин, безнең регионнарга инвестицияләр җәлеп итәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International