Сөт сәнәгате өлкәсендә эшләүче Латин Америкасының алдынгы компанияләре вәкилләре белән бүген Монтевидеода (Уругвай) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
«Indulacsa» компаниясе вәкиле Марго Наварро ханым хәбәр иткәнчә, Уругвай икътисадының югары рентабельле тармаклары – авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә юнәлгән авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, климат һәм биологик куркынычларга дучар агросәнәгать комплексын үстерүдә кеше факторы мөһим булып тора. Татарстан Президенты Уругвай агробизнесы вәкилләрен, аерым алганда «Indulacsa» компаниясен, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмалары белән актив хезмәттәшлеккә чакырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов очрашкан «Conaprole» компаниясе җитәкчесе Гастон Пессетто шулай ук регионнар арасында хезмәттәшлекнең мөмкин булган рәвешләрен өйрәнергә кирәк, диде.
Татарстан Президенты ассызыклаганча: Татарстан Республикасы – Россиянең сәнәгать ягыннан үскән һәм алдынгы аграр регионнарыннан санала. Татарстанда авыл хуҗалыгына һәрвакыт зур игътибар бирелде. Агросәнәгать комплексының эре предприятиеләрен үстерү белән бергә, республика өчен стратегик юнәлешләрнең берсе – фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар үстерелә. Бүген Татарстан АСК төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән республика халкын гына тәэмин итеп калмыйча, Россия Федерациясенең башка регионнарына да, аннан читтә дә үз продукциясен тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Латин Америкасының агросәнәгать компанияләре белән хезмәттәшлек өчен ачык, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан белән Уругвайның бер-берсе белән кызыксынуы АСК өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү өчен кулай алымнар сайлап алырга ярдәм итәчәк.