Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Oversil» автомобиль компаниясе директоры Герман Солер бүген автомобиль продукциясе җитештерү һәм алга сөрү өлкәсендә компания белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашу Монтевидеода (Уругвайда) узды.
«КАМАЗ» ААҖ, «Соллерс» ААҖ һәм «АлАЗ ҖБ» ААҖ автомобиль төзелеше заводлары, шулай ук автокомпонентлар, ягулык-майлау материаллары җитештерүче актив үсә барган предприятиеләр Татарстанда куәтле сәнәгать кластерын формалаштыралар. Татарстан Президенты белдергәнчә, республика яңа багланышлар урнаштырырга омтыла, Уругвай компанияләре белән хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрә.
Белешмә өчен:
Oversil S. A. – Уругвайда Citroen S. A. маркалы автомобильләрнең (1967 елдан бирле) һәм “Harley Davidson Motor Co.” мотоциклларының (1997 елдан бирле) эксклюзив импортеры һәм дистрибьюторы.