ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе бүген Монтовидео шәһәрендә Бөтендөнья сәүдә үзәгенең Ирекле зонасында (World Trade Centre Free Zone) булды.
WTC коммерция директоры Марио Туччи ёщм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ирекле икътисадый зоналар, технопарклар һәм инновацион мәйданчыклар аша ерактан экспортлана торган хезмәтләрдә интелектуаль технологияләр турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Уругвай партнерларын Татарстанга, республикадагы шундый проектлар белән җентекләп танышу өчен, чакырды: Казандагы һәм Чаллыдагы ИТ-парк, Иннополис, “Смарт Сити Казан”.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, реаль икътисадның автомобиль, авиасәнәгать, суднолар төзү һәм вертолетлар төзү, авыл хуҗалыгы, нефь эшкәртү кебек гадәти өлкәләреннән башка, республикда яңа юнәлешләрне үстерү дә мөһим – ИТ-технологияләр, телеэлемтәләр, робот техникасы. Әлеге сегментлар, Татарстан һәм Уругвай партнерларына үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру өчен, мөмкинлекләр бирә, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.