Рөстәм Миңнеханов автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын уздырды

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсе буенча Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнеханов – бу эш төркеменең рәисе, утырыш исә Россия территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланды.

Утырышта катнашучылар илнең юллар тармагын үстерү перспективалары, авыл торак пунктларын каты өслекле килү юллары белән тәэмин итү, яңа юллар салу мәсьәләләре һәм башкалар буенча фикер алыштылар.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бүген торак пунктларын каты өслекле юллар белән тәэмин итү ситуациясе четрекле хәлдә кала әле. Татарстанда бу мәсьәләнең ничек хәл ителүе турында Рөстәм Миңнеханов сөйләде, ул билгеләп үткәнчә, 748 торак пунктының каты өслекле юллары юк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, юллар тармагында хосусый-дәүләт партнерлыгын үстерү, юллар челтәрен үстерүдә регионнарга ярдәм күрсәтү мөһим.

Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркемендә катнашучылар фикеренчә, илдә элек салынган юлларны саклап калу һәм яңа юллар салу күләмнәрен арттыру закон чыгару базасын үзгәртүдән башка мөмкин булмаячак. Катгый рәвештә комплекслы чаралар күрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International