Физкультура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясенең һәм, аның регионы буларак, Татарстан Республикасының социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының пленар очрашуында чыгыш ясаганда әйтте.
Конгресс «Корстон» ККК мәйданчыгында (Казан) уза, ул Fair Play халыкара комитеты премиясен бирү тантанасы (2014 елның 19 июлендә «Пирамида» КККда булачак, Казан) уңаеннан уздырыла.
«Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының модераторы – Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU башкарма комитетының беренче вице-президенты Олег Матыцин. Ул сәламләү сүзе өчен Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Александр Жуковка, Fair Play халыкара комитеты президенты Йено Камутига, Бөтенроссия художество гимнастикасы федерациясе президенты, художество гимнастикасы буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Ирина Винер-Усмановага, Халыкара олимпия комитетына нигез салучы Пьер де Кубертен туганы, Иван де Навасель де Кубертенга һәм башкаларга сүз бирде.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп хәбәр иткәнчә, «Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының максаты – спорт культурасын, спорт ярдәмендә дини һәм раса татулыгын формалаштыру.
«Бу форумны уздыру идеясен күп кенә халыкара һәм Россия җәмәгать һәм дәүләт оешмалары хуплауга без бик шат, - диде Татарстан Республикасы Президенты . – Безнең шәһәр шулай ук спорт дөньясындагы күренекле чараларның берсе булган - Fair Play халыкара комитеты премиясен бирү тантанасын уздыру урынына әверелде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, физкультура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясенең һәм, аның регионы буларак, Татарстан Республикасының социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстан сәламәт яшәү рәвешенә йөз тота, бу юнәлештә актив эш алып барыла. Моның өчен һәр җирдә барлык кирәкле шартлар тудырыла, уникаль спорт объектлары, балалар өчен спорт мәктәпләре төзелә. «2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уңышлы уздыру спортның берләштерүче ролен җәмәгатьчелек игътибарына җиткерүдә тагын бер адым булды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел Казанда халыкара дәрәҗәдәге эре спорт чаралары уздырылды, шулардан: бадминтон буенча Европа чемпионаты, яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, бу көннәрдә Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты барачак ( ул бүген, 2014 елның 18 июлендә ачыла).
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, фехтование буенча дөнья чемпионаты – республика өчен мөһим вакыйга, ул Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усмановка чемпионатны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Ышанам ки, Fair Play конгрессы спорт дөньясы өчен мөһим булачак, диде Татарстан Президенты, Казанда узачак Fair Play халыкара комитеты чаралары фейр плей хәрәкәтенә,Россиянең халыкара спорт аренасында алга китешенә яңа куәт бирәчәк.
Аннары атаклы спортчыларга һәм спорт дөньясы эшлеклеләренә Fair Play Россия комитеты бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Александр Жуков, Fair Play халыкара комитеты президенты Йено Камути тапшырды.