Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск мунициципаль районында «Сәләт» III яшьләр форумында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, форум 15 июльдән алып 20 июльгә кадәр Биләр археологик музей-тыюлыгы территориясендә узачак. Анда илнең һәм дөньяның төрле регионнарыннан килгән 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 5 меңләп бала катнашачак.
Бүген лагерьга Татарстан Президенты җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация килде. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры министр Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм башкалар озата йөрде.
Кунаклар Биләр аланлыгында урнаштырылган чатырлар белән танышты, Изге чишмә буйларын карады. “Сез елдан-ел активрак була барасыз һәм республиканың, илебезнең нигезе, киләчәге булып торасыз», - диде Рөстәм Миңнеханов форумга җыелган балаларны сәламләп. Ул "Сәләт" яшьләр үзәген 20 еллыгы белән тәбрикләде.
«Монда килгәч миңа сезнең нинди темалар буенча фикер алышуыгыз, бурычларыгыз турында сөйләделәр, һәм мин боларның хәтта минем өчен дә бик катлаулы булуын аңладым. Укытуның мондый рәвеше бик демократик. Мөгаен, монда әлләни яхшы шарталар юктадыр, әмма гомуми мохит, монда килгән фидакарь кешеләр – иң мөһиме. Без монда килгәч үзебезне сезнең бер өлешегез дип хис итәбез», – диде Татарстан Президенты, Яшьләр дипломатиясе академиясе лекциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
7 көн буена Татарстаннан, быел инде Кырымнан да килгән балалар 3-5әр кеше чатырларда яшәячәк.
«Бу – иң интеллектуаль үзәкләрнең берсе, монда яшь талантлы лидерлар җыелган, безнең республикадан гына түгел, Россия регионнарыннан да, чит илләрдән дә», – дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Сәләт" форумында төшергән фотосурәтләрдән эшләнгән күргәзмәне ачу тантанасында катнашты. Форумда катнашучы яшьләр Президент Р.Миңнехановка безнең республика яңа хэштегын тәкъдим иттеләр. Фотосурәтләр фестивальның тормышын, анда булган вакыйгаларны чагылдыра һәм, шул рәвешле, фестиваль-форум тәмамлангач та анда катнашучы балалар Instagram, башка социаль челтәрләрдә аны фото астына теркәп, "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" конкурсында катнашырга була. Бу исә урнаштырылган фотоларны карап, "Сәләт" яшьләр форумы хакында ешрак искә алсын өчен оештырыла.
Күргәзмә "Безнең Республика: горурланабыз һәм яратабыз" проекты кысаларында оештырыла. Бу бәйгегә 9 нчы июльдә старт бирелгән иде. "Сәләт"леләр әлеге бәйгене күтәреп алып, анда беренчеләрдән булып катнашты. Конкурска август-сентябрьдә йомгак ясалачак, ә җиңүчеләр «Хезмәт кешеләре», «Гаилә», «Шәһәр», «Табигать» һәм «Сәлфи» номинацияләрендә билгеләнәчәк. Өстәмә «Милләтләр йөзе» номинациясе Татарстан Республикасы Халыклары Ассамблеясе һәм Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты инициативасы буенча булдырылган.