Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Кытай Халык Республикасы (КХР) Торак йортлар,шәһәр һәм авыл төзелеше министрлыгының Планлаштыру, финанслар һәм халыкара элемтәләр департаменты генераль директоры Хэ Синхуа җитәкчелегендәге КХР делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин, Татарстан җитәкчелеге 2011 елдан Кытай коллегалары белән икътисадның күп юнәлешләре буенча актив хезмәттәшлек итә, дип белдерде.Ул кыскача Татарстанның икътисади потенциалы турында сөйләде. 2013 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 15 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Аның сүзләренчә, икътисадның киләчәктәге үсеше һәм төп капиталга инвестицияләр кертү, “Татнефть”, “КАМАЗ”, “ТАИФ” кебек зур предприятиелщр хисабына планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.