Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Макыл авылында яңа спорт клубы ачылышы булды. Бәйрәм чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин “Татар-информ” агентлыгына спорт клубының 9 айда төзелүен сөйләде. Макыл – районның географик үзәге, Югары Ослан районы территориясендә иң күп санлы кеше гомер иткән авыл (1700 кеше яши). Монда спорт көчле үсеш алган, авыл спорт традицияләрен кадерли.
3 ел элек Макыл авылында һөнәр училищесы ябылган, аның базасында авария хәлендәге спорт залы өчен бина булган. Шуңа күрә, тикшерүдән соң, бинаны торгызырга түгел, ә районга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһановны чакыртырга һәм аның белән проблема турында сөйләшергә карар кылынган. Район башлыгы спорт клубы өчен яңа бина төзелешенә акча бүлеп бирүдә ярдәм сораган. Район башлыгы һәм ТР министры ярдәмендә идея ТР Президентына җиткерелгән, һәм ул аны хуплаган.
Сергей Осянин билгеләп үткәнчә, спорт клубы республика программасы кысаларында төзелмәгән, ә аерым финанслау алган.
Объект майда тапшырылган булса да, спорт клубы әле һаман эшләми. Хәзер штатка тренерлар җыю, түгәрәкләр эшенә акча бүлеп бирү турында мәсьәлә хәл ителә. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, иганәчеләр ярдәмендә спорт җиһазлары алынган, спорт клубы директоры билгеләнгән.
Спорт клубы ачылышында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, “РЖД” ААҖ филиалы – Горький тимер юллары башлыгы урынбасары Александр Черемнов, район җитәкчелеге һәм җирле халык катнашты. Кунаклар Макылы халкын бәйрәм белән котлады.
“Мәктәп, ФАП, ветеринария пункты – монда авылда яшәү өчен кирәкле бар нәрсә бар. Мин бу барлык инфраструктура объектлары авыл халкы өчен бик мөһим дип уйлыйм. Без якынча 30лап программага ия дип әйтәсем килә, алар нигездә безнең авыл торак пунктларына юнәлдерелгән”, - диде республика башлыгы. Ул иң элек Казаннан килгән делегация белән яңа спорт клубы бинасын карады, аның куәтен һәм яшь спортчыларның чыгышларын бәяләде.
Бәйрәм вакытында ТР Президенты спорт җиһазларын алуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда сафка бастырылган модульле участок ветеринария пунктында һәм 2012 нче елда капиталь ремонт ясалган Макыл табиблык амбулаториясендә булды. Республика башлыгы дәвалау учреждениеләрендә исә аларның җиһазландырылуын һәм төзелеш, ремонт эшләре нәтиҗәләрен бәяләде.
Макыл авылында спорт клубын, модульле участок ветеринария пунктын төзү проектын тормышка ашыруда, табиблык амбулаториясен ремонтлауда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге катнашкан.