Бүген Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Килди авылында республика программасы буенча төзелгән күп функцияле үзәк ачылды. Ул үз эчендә китапханә, Мәдәният йортын һәм ФАП берләштергән.
Китапханә фондында 6 меңнән артык китап һәм даими басма бар, ә хәзерге вакытта укучыларның саны 300дән арта.
“Авылда китапханә күптәннән – 1935 нче елдан бар. Ләкин соңгы вакытка кадәр лаеклы урын булмады”, - дип сөйли Югары Ослан районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Наталья Карасева.
Китапханә һәрвакыт иске бүлмәләрдә булган, ә былтыр җирле мәктәп территориясенә вакытлыча күчерелгән. Наталья Карасева билгеләп үткәнчә, китапханәнең Мәдәният йорты белән янәшә булуы уңайлы, аларның эше бер-берсенә бәйле. Киләсе елда китапханәгә 80 ел тула, һәм яңа бүлмә - юбилейга иң яхшы бүләк, дип саный Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры.
ФАП хезмәткәрләре шулай ук яңа урынга күчүләренә куана. Узган 7 ел алар яңасыннан ерак булмаган иске бинада эшләгән. ФАП 4 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Хәзер араларында яңа туганнан алып 18 яшькә кадәрге 68 кеше булган барлык 390 пациент яңа якты пунктка килә ала, монда процедура, карау бүлмәләре булдырылган, шулай ук медикаментлар саклау өчен җиһазлар бар.
“Безгә авыл җирлегенең шәһәрдәге кебек шартларга ия булуы мөһим. Һәм без бу юнәлештә системалы эшлибез. Якынча 30лап республика программасы бар, һәм Югары Ослан районы барысында диярлек катнаша”, - диде ТР Президенты яңа Мәдәният йортының актлар залында чыгыш ясаганда.
Бу көнне республика башлыгы белән Килди авылына ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, “РЖД” ААҖ филиалы – Горький тимер юллары башлыгы урынбасары Александр Черемнов, Югары Ослан районы җитәкчелеге килде.
Кунаклар яңа күп функцияле үзәкнең җиһазландырылуы белән таныштылар, җирле иҗат коллективлары катнашында бәйрәм чарасында булдылар.