Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Рамадан чатыры” мәдәни-хәйрия проектында катнашты

2014 елның 25 июле, җомга

Кичә, 2014 елның 24 июлендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ел саен уздырыла торган “Рамадан чатыры” мәдәни-хәйрия проектында катнашты.

Хәйрия “Рамадан чатыры” – Россия Мөфтиләр шурасының күпьеллык проекты.

Берничә көн эчендә Чатырда Милли республикалар һәм Россиянең дус мөселман илләре көннәре уздырылды, кичәге көн Татарстан Республикасына багышланган иде.

Чараны Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин ачты.

Аннары җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә бәйрәм ифтарына җыелу күркәм гадәткә әверелде. «Минем өчен шунысы да мөһим: монда мөселманнар гына түгел, безнең барлык якын дусларыбыз да килгән. Мин сезне чын күңелемнән сәламлим. Монда булган һәр кешегә безгә булган ихтирамыгыз өчен рәхмәт белдерәм», - диде ул.

Татарстан Президенты бу бәйрәмнең мөселманнар һәм татарлар өчен генә түгел, төрле милләтләр һәм төрле диннәр тату мөгаммәләдә булган Россиянең барлык халыклары өчен дә мөһим булуын ассызыклады. «Безнең илебез – бай ил, анда күп милләтләр яши, күп диннәр бер-берсен хөрмәт итә. Без үзара тату һәм дус яшибез. Һәм бүгенге бәйрәм безнең толерантлылыкны күрсәтә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Намаздан соң чарада катнашучылар өчен мәдәни программа оештырылган иде. “Рамадан чатыры” кунаклары алдында Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы Сиринә Вахитова, музыкант һәм композитор Радик Сәлимов, җырчы Филүс Каһиров чыгыш ясады.

Татарстанлылар шулай ук “Рамадан чатыры” кунакларына республиканың матбугат басмалары, тарихи дини шәхесләр һәм башкалар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International