Россиягә киләчәктә дә, дөнья базарында ихтыҗ булганда, чималны һәм энергия ресурсларын киләчәктә дә активрак экспортка чыгарырга кирәк, дип саный Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов. Бу хакта ул бүген “Казан” тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы базасында уза торган “Президент академиясенең Җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашу барышында белдерде.
“Ярославнаның Россия икътыйсады чималга бәйле булмаска тиеш дип елавы – бу буш сүзләр. Чимал икътыйсадка куәт биргәндә - сатарга кирәк. Хәзер нәрсәне сатып булса, шуның барысын сатарга кирәк”, - диде Игорь Шувалов, форумда катнашучының соравына җавап биреп.
Шул ук вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры ассызыклаганча, чимал чыганакларын сатудан килгән керемне генә күз алдында тотып, федераль бюджетның чыгым өлешен формалаштырырга ярамый.
И.Шуваловка юлланган сорау Россия Федерациясе Президентының Кытай Халык Республикасына сәфәре барышында 21 нче майда имзаланган Кытай белән озак вакытка исәпләнгән газ контрактын бәяләвенә кагылды. Россия Премьер-министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, дөньяда глобаль газ картасы күзгә күренеп үзгәрә һәм 50 елдан газ базарының нинди булуы билгесез. Аның фикеренчә, шуңа күрә Кытайга газ җибәрү турында озак вакытка килешү аеруча уңышлы булып санала. “Кытай белән мондый контракттан башка без, әлбәттә, көчсезрәк булыр идек, европалылар белән сөйләшәп килешә алсак та”, - дип саный Шувалов.
Аның фикеренчә, Кытайга озак вакытка энергия чыганакларын җибәрү турында элегрәк сөйләшергә кирәк булган. Ул берничә илне мисалга китерде, аерым алганда, Австралия соңгы берничә елда Кытай белән сәүдә ярдәмендә икътисадый күрсәткечләрен 5 тапкырга арттырган Игорь Шувалов сүзләренчә, бу юнәлештә Яңа Зеландия һәм Бразилия дә уңышларга ирешкән.
“Барысы да баеганнан-байый бара, ә без нигәдер ниндидер ихтыяҗлар яки буш янаулар турында уйлыйбыз”, - дип билгеләп үтте Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры.
“Президент академиясенең Җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумында катнашучы студентлары белән очрашу тәмамланганнан соң Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.