Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында “Иннополис” МИЗ төзелеш мәйданчыгында булды
Ул Казаннан 30 километрда урнашкан Иннополис инновацион иярчен шәһәрнең төзелә торган объектларын карады. Карау барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачыклык кертеп барды.
Беренче булып, Попов исемендәге технопарк бинасын карадылар. 7 катлы бинаны 2014 нче ел ахырына тапшыру планлаштырыла. Объектның бәясе - 2 млрд. 655 млн. сум.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңеханов, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. белән бергә, Игорь Шувалов бинаның 7 нче катына күтәрелде, анда аңа МИЗның үсеше турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Исегезгә төшерәбез, «Иннополис» МИЗ резидентлары технопарклардагы әзер офис урыннарын арендалый, заманча инфраструктураны һәм бизнес алып бару өчен кирәкле сервис хезмәтләреннән файдалана ала.
Моннан тыш, Игорь Шуваловка федераль статус алган проектны финанслау чыганаклары турында сөйләделәр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры шулай ук «Иннополис» МИЗның социаль инфраструктурасы үсеше белән дә, балалар бакчасының, мәктәпнең кайда урнашачагы, «Иннополис»ка эшкә киләчәк ИТ-белгечләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен торак төзелеше белән дә кызыксынды.
Соңыннан Игорь Шувалов Иннополис Университетының төзелә торган бинасын, югары уку йортының спорт комплексы бинасын, укыту-лаборатория корпусын карады.
“Иннополис” МИЗ мәйданчыгында төзелә торган объектларны карау төзелеп килүче торак массивында тәмамланды.
«Иннополис» махсус икътисадый зонасы турында төгәлрәк - http://innopolis.ru/sez/main/