2015-2019 нчы елларга Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү Программасын эшләү төгәлләнә. Бу хакта бүген ТР Прзиденты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган “Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ Директорлары советы утырышында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
Аның мәгълүматы буенча, аны тормышка ашыру, 2013 нче ел белән чагыштырганда, комплекста производство үсешен 28 процентка тәэмин итәчәк. 2020 нче елга эшләп чыгаруны тагын 17 процентка арттыру өчен нигез бар. Комплекс уртача елына 4 процентка үсәргә тиеш.
Химия һәм нефть химиясе 2019 нчы елда 39 процентка һәм 2020 нче елда 46 процентка кадәр үсәргә тиеш.
Р.Яруллин хәбәр иткәнчә, “Татнефть” ААҖ стратегиясе 4 төп юнәлешне үз эченә ала. Бу нефть чыгару һәм бораулауның яңа технологияләрен кертү, югары үзле һәм сланецлы нефть запасларын үзләштерү. “ТАНЕКО”да 2020 нче елга эшкәртү тирәнлеген 97 процентка җиткерү һәм исле углеводородлар производствосын башлау планлаштырыла. Нефть компаниясе Түбән Кама ТЭЦ-2ында реконструкция уздыра.
“Татнефть”нең шин комплексы үз брендын алга җибәрүгә, модель рәтен киңәйтүгә, Россиядә сату географиясен зурайтуга омтыла. “Нижнекамсктехуглерод”ның төп проекты – елына техник углеродны чыгару куәтен 41 мең тоннадан 160 мең тоннага кадәр арттыру.
“ТАИФ” төркеме нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продукциясен чыгаруны икеләтә арттырырга планлаштыра.
“Нижнекамскнефтехим” 2020 нче елга каучук чыгару буенча куәтләрне арттырачак, яңа олефин комплексын, полимерлаштыру буенча куәтләр төзиячәк. “Казаньоргсинтез” якындагы 2-3 елда булган производстволарны яңартачак, 2017 нче елга инвестицион үсешнең яңа этабына күчү планлаштырыла.
Төп предприятиеләрнең проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә республикада дизель ягулыгы һәм автобензин производствосы, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 3 тапкырдан артыкка үсәчәк, углеводородлы фракцияләр җитештерү - 4,4 тапкырга, пластиклар – 2,1 тапкырга, каучуклар – 1,4 тапкырга, дип хәбәр итте Рафинат Яруллин.