Инспекция тикшеренүләре буенча Татарстанның 10 районында техник иминлекне бозуның 37 факты ачылган

2014 елның 26 июле, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре барлык мунициципаль районнарда башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 24 июльгә 2 мең 256 инспекция тикшеренүе 40 районда уздырылды, аларның нәтиҗәләре буенча Татарстанның 10 районында техник иминлекне бозуның 37 факты ачылган. Бу – Әлмәт ( 11), Азнакай (7), Әгерҗе (1), Алабуга (1), Чаллы (2), Биектау (1), Зеленодольск ( 2), Бөгелмә (2), Яңа Чишмә (3) районнары һәм Казан (7).

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, капремонт программасы буенча биш муниципаль райондагы 18 объектта 25%ка графиктан артта бара. Рөстәм Миңнехановның бу артта калу нәрсәгә бәйле дигән соравына, Ирек Фәйзуллин, 18 йортның 11ендә лифт җайланмаларын китерү соңга калганга күрә бу хәл килеп чыкты, дип җавап бирде.

2014 елда мәктәпләрдә капиталь ремонт кысаларында барлык 159 мәктәптә дә эшләр алып барыла, акчаларны үзләштерү 87 % тәшкил итә. Соңгы ике атнада үсеш – 7 %. 13 районда капиталь ремонт тәмамланган.

2014 ел программасы буенча балалар өчен савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау буенча барлык 13ендә дә эшләр тәмамланган, аларда балалар ял итә инде.

2014 елга «Уңайлы мохит» программасы буенча гомуми финанслау күләме 539,6 млн. сум тәшкил итә, социаль өлкәнең 135 объекты җайлаштырыла.

Социаль җылыту объектларын ремонтлау программасы буенча Газлаштыру фонды тарафыннан бюджет өлкәсе объектларында җылыткыч казаннарын алмаштыру эше 30 муниципаль районның 212 объектында алып барыла.12 июльгә 383 казаннан 351е урнаштырылган (ягъни 91,6%).

Җылыту системасын индивидуаль казаннарга күчерү программасы буенча Газлаштыру фонды тарафыннан 3 мең 349 фатирда фасад газ үткәргече монтажланган (86,2%), динамика - 10,2%; 3 мең 421 фатир эчендә монтаж ясалган (88,1%).

Татарстан Республикасында шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү эше актив дәвам итә (2013 һәм 2014 еллар этаплары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International