Рөстәм Миңнеханов : Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре бүген – иң көчле заманча компания

2014 елның 26 июле, шимбә

“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖ - Россия Федерациясе торба үткәргечләре комплексының мөһим өлеше. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең 65 еллыгын бәйрәм итүдә белдерде. Тантаналы чара ТР Әлмәт районында “Транснефть” компаниясенең “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагерендә узды. Юбилейны бәйрәм итүдә “Транснефть” ААҖ генераль директоры Николай Токарев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефть” Директорлар советының рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаутдинов, «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков катнаштылар.

Тантаналы чара алдыннан мәртәбәле кунаклар бәйрәм мәйданчыгын карадылар, компания ветераннары белән аралаштылар.

Бәйрәмне ачып, “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов тарихы Татарстан территориясендә елына 800 мең тонна куәтле бер торба үткәргеченнән башланган компаниянең үсешен билгеләп узды. “Ә бүген без шуның хәтле күләмдәге нефтьне ике көннән дә азрак арада үткәрәбез”, - дип хәбәр итте Р.Хәкимов.

Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм “Транснефть” ААҖ генераль директоры Николай Токаревка, бөтен башлангычларында да ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде һәм “ТКМНҮ” ААҖ компаниясе хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре”коллективын сәламләп ассызыклаганча, компаниянең юбилее – республика өчен генә түгел, ә ТКМНҮ эшләүче тагын 10 Россия төбәге өчен дә. “Бүген бу бик көчле заманча компания, “Транснефть”нең мөһим өлеше, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Нефтьне транспортлауга безнең нефть сәнәгатенең алга таба үсеше перспективалары бәйле”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бөтен “Транснефть” компаниясе илнең иң мөһим һәм төп компанияләренең берсе. “Безнең ил иминлеге күбеченчә нефть-газ химиясе комплексының көйле эшенә бәйле. Ә бу сезнең хезмәтсез булмый, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты бәйрәмдә катншучыларга. – Һәм безнең ил икътисадының тотрыклыгы сезнең хезмәтегез белән тәэмин ителгән”.

«ТКМНҮдә без заманча технологияләр, яңа материаллар һәм алымнар, алдынгы дөнья эшләнмәләрен күрәбез”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул компания коллективына, җитәкчелеккә, ветераннарга һәм шәхсән “Транснефть” генераль директоры Николай Токаревка рәхмәт белдерде, алга таба эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Нәкъ менә Татарстанның нефть чыгу урыннарыннан “зур нефть”, нефть продуктларын транспортлау башланды. Һәм менә шул башлап җибәрүчеләр рухын ТКМНҮ коллективы әлегә хәтле саклап кала алган, - дип саный “Транснефть” генераль директоры Николай Токарев.

“Транснефть” башлыгы “ТКМНҮ” ААҖнең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды, шуннан кунаклар театраль тамаша карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International