Бүген Казанда «Транснефть» системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасы ачылды. Универсиада авылы территориясендә узган ярышларның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Транснефть» ААҖ президенты Николай Токарев катнашты.
Казанда ярышлар 2013 елгы Универсиада спорт объектларында 24-27 июльдә уза. Анда Россиядән, компаниянең 18 акционер җәмгыятеннән килгән 400 иң яхшы спортчы катнаша. Барлыгы 6 төбәк командасы формалаштырылган: «Мәскәү», «Төньяк-көнбатыш», «Ерак Көнчыгыш», «Себер», «Үзәк-Көньяк», «Урал-Идел буе».
Катнашучылар сүзләренә караганда, алар өчен спартакиада катнашу “мәҗбүр итү” түгел, ә үзләрен эштән тыш спортта да күрсәтү мөмкинлеге. Бүген Казанга килүчеләрнең күбесе 2 ел элек Мәскәүдә узган спартакиадада катнашкан, шуңа күрә бу алар өчен башка төбәкләрдәге танышлары белән очрашу мөмкинлеге дә.
Ярышлар 24 июльдә старт алды. Алар җиде спорт төре буенча уздырыла: баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, шахмат, өстәл теннисы һәм йөзү. Барлыгы 180 медаль уйнатылачак. Россия, Татарстан һәм Казан спорт федерацияләре катнашында судья коллегиясе оештырылган. Бу 60 тан артык белгеч арасында РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спорт советы әгъзасы, атказанган спорт мастеры, өч тапкыр Олимпия чемпионы, синхрон йөзү буенча күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Ольга Брусникина да бар.
Универсиада авылына спартакиада ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» ААҖ президенты Николай Токарев, “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов һәм башка рәсми затлар спортчыларны сәламләде.
«Транснефть» компаниясе Татарстанның стратегик партнеры булып тора, республика 70 ел дәвамында нефть чыгара, ә нефть сәнәгате төбәк икътисадының нигезе булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Бүген бу чараның Татарстанда узуы белән горурланам, ә сез, безнең кунаклар, безнең башкала, республика, безнең кешеләр, мәдәният белән таныша аласыз. Сезнен белән киләчәктә дә очрашып торырга телибез”, - диде ул.
Үз чиратында Николай Токарев россиялеләр тарафыннан Сочи Олимпиадасында күрсәтелгән уңышлар турында искәртте һәм бу казанышларга ирешүдә ул җитәкли торган компаниянең дә өлеше бар, чөнки «Транснефть» Россия спортын үстерүдә күп эш башкара, дип билгеләп үтте.
“Без корпоратив спортны үстерүгә зур игътибар бирәбез һәм «Транснефть» системасының берничә ел элек старт алган спорт хәрәкәте үсеш ала. Безнең төбәкләрдә, компаниянең бөтен системасы киңлекләрендә корпоратив спартакиадалар оештыруда шактый тәҗрибәбез бар”, - диде ул.
Тантаналы чара тәмамланганда, «Транснефть» ААҖ президенты «Транснефть» системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасы ачылышы турында игълан итте.