Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе техник советы рәисе - Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе урынбасары Юрий Михайлов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Яклар оборона-сәнәгать комплексын үстерү кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Белешмә өчен:
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе - хәрби-сәнәгать мәсьәләләре буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча федераль башкарма хакимият органнары эшчәнлеген оештыру һәм җайга салу белән шөгыльләнүче, шулай ук ил оборонасын хәрби-техник тәэмин итүче даими эшләүче орган. Төгәлрәк - http://www.oborona.gov.ru/pages/328/