Татарстан Президенты Кытай аэрокосмос фәне һәм сәнәгате корпорациясе делегациясе белән очрашты

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай аэрокосмос фәне һәм сәнәгате корпорациясе (CASIC) һәм аның бүлендек компаниясе Aerosun делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, эре Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Делагцияне cәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Кытай Халык республикасына визиты барышында ул Пекинда CASIC компаниясе җитәкчелеге белән очрашкан, һәм очрашуда җавап визит турында килешкәннәр. Әлеге Казанга визитлары кысаларында Кытай делегациясе АКТО-2014 халыкара авиакосмос технологияләре күргәзмәсендә катнаша.

Татарстан Президенты Россия белән КХР арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр әһәмиятенең арта баруын ассызыклады һәм республика җитәкчелегенең Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләгәнен раслады.

Очрашу барышында яклар Татарстан һәм CASIC арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов шулай ук делегация вәкилләренә республика предприятиеләре җитәкчеләре белән булган мәсьәләләр турында җентекләбрәк сөйләшергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International