Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе басуларын карап чыкты

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Татарстан Президенты вертолетта район өстеннән очып узды, шуннан соң ул Балыклы Чүкәй авылы янындагы «Балык Бистәсе азык-төлек кооперациясе» хуҗалыгы басуына төште. Монда Рөстәм Миңнеханов хуҗалык механизаторлары һәм комбайнерлары белән очрашып сөйләште, аларга урып-җыюда уңышлар теләде.


Аннары Балык Бистәсе районы авыл җирлекләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашу барышында Татарстан Президенты урып-җыю кампаниясенең барышы турында алар белән фикер алышты. «Басуларыгыз начар түгел, иң мөһиме хәзер – көннәрнең әйбәт торуы», - дип белдерде Р.Н. Миңнеханов.


Балык Бистәсе районы Башлыгы Илһам Вәлиев хәбәр иткәнчә, басуларда 89 комбайн эшли, бөртеклеләрнең планлаштырыла торган уңышы быел былтыргыга караганда 25%ка артык булачак. И.Вәлиев сүзләренчә, районда 800 гектар җир генә сөрелмичә калган, әмма ул хуҗалыклар арасында бүленгән һәм эшкәртелә инде.


Рөстәм Миңнеханов районда җиләк-җимеш культураларын үстерү белән кызыксынды. Җиләк-җимеш культураларын үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның берсенең җитәкчесе белдергәнчә, алар кура җиләге, карлыган һәм башка җиләк-җимештән яхшы уңыш алалар. Уңышны алар шул исәптән Казан Агросәнәгать паркында да реализациялиләр.


Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә урып-җыюны уңышлы уздыруларын һәм мул уңыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International