Татарстан Президенты Казансу елгасының яңа яр буе урамын карады

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Казансу елгасының яр буен төзекләндерү эше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Ул җәяү “Казан” ММҮтән Кремльгә хәтле ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән узды.

Баштан “Казан” ММҮ янындагы яр өлешендә Рөстәм Миңнеханов “ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншинга биредә ачык йөзү бассейны ясарга тәкъдим итте. ТР Президенты фикеренчә, бу бик уңышлы инвестицион проект булырга мөмкин, чөнки каршыдагы ярда урнашкан шундый ук бассейнга шәһәр халкы бик теләп йөри.

Елга буе урамыннан узып, Рөстәм Миңнеханов тагын берничә киңәш бирде, мәсәлән, яр буен кыш көне куллану мәсьәләсен хәл итәргә.

Рөстәм Миңнеханов Игенчеләр сарае мәйданыннан узды, аннан аны озата йөргән затлар белән иртәгә башланып китәчәк Хайдайвинг буенча дөнья кубогы мәйданчыгына килеп чыктылар. Биредә ТР Президенты Бөтенроссия йөзү федерациясенең беренче вице-президентын Дмитрий Саутин и FINA президенты Джулио Маглионе җитәкчелегендә Халыкара су спорт төрләре федерациясе башкарма комитетының әгъзаларын очратты.

Спорт проектларының башкарма дирекциясе башлыгы Азат Кадыров Татарстан Республикасы Президентына спорт объектының ярышларга әзерлеге турында хәбәр итте, шуннан мәртәбәле кунаклар белән Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы акваториясендә хайдайвинг осталарының күнекмә сикерүләрен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International