Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Вальтер Шеель исемендәге форумда медицина хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды
2014 елның 8 августы, җомга
Бүген Казанда Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә сәламәтлек саклау өлкәсендә Германия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча Вальтер Шеель исемендәге III Россия-немец форумы уза. Аның ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Әлеге форум РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы буенча Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән уза. Уздыру урыны буларак Казан сайлануы очраклы түгел. 2013 нче елның декабрендә Алманиянең Бад Кронцинген шәһәрендә медицина реабилитациясе актуаль мәсьәләләре һәм проблемаларын көн үзәгенә куйган Вальтер Шеель исемендәге II форум үтә. Аның эшендә РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башка Россия экспертлары катнаша. Чараны оештыручыларга Татарстан белгечләренең чыгышы аеруча тәэсир итә, моңа бәйле рәвештә, алар чираттагы форумны Казанда уздыруда теләктәшлек күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Бу инициатива Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплау таба.
Бүгенге форумда белгечләр тернәкләндерү медицинасы, онкология (ачыклау һәм дәвалау), радиология һәм телемедицина кебек темалар буенча фикер алыша. Чарада мәртәбәле кунаклардан, Р. Кох һәм И. Мечников форумы президенты Хельмут Хан, Сәламәтлек төбәге – Фрайбург оешмасы башкарма директоры Тило Якоб һәм Вальтер Шеель форумы башкарма директоры Кристоф Хеппель катнаша.
“Татарстан өчен танылган немец дәүләт эшлеклесе Вальтер Шеель исемен йөрткән мондый абруйлы форумны уздыру – зур мәртәбә. Моннан алда үткән форумда Татарстан вәкилләре чыгышының Алманиядә зур кызыксыну уятуы күңелгә хуш килә”, - дип, Илдар Халиков РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының форумны Казанда үткәрү инициативасының Татарстан Президенты тарафыннан хупланганын билгеләп үтте. Хөкүмәт башлыгы сәламәт тормыш рәвешенә кагылышлы барлык темаларның да әһәмиятле булуын ассызыклап, республикада күптөрле спорт чаралары узуын билгеләп үтте. “Бүгенге форумның эшчәнлегебезнең мөһим юнәлешләренең берсе булган сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан һәм Алмания арасында багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирүенә шатбыз”, - диде ул.
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин исә, мәртәбәле кунакларга Татарстанның соңгы елларда медицина өлкәсендә ирешелгән казанышлары турында бәян итеп, сәламәтлек саклауда өстенлекле юнәлешләргә күзәтү ясады. “Мин һәрвакыт ассызыклап киләм: безнең төп бурыч – халыкның үлем күрсәткечләрен киметү һәм гомер дәвамлылыгын озайту, шуңа күрә безнең өчен Алмания тәҗрибәсе бик мөһим”, - диде министр.
РФ сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Ләлә Габбасова форумда катнашучыларны федераль министрлык исеменнән сәламләде. “Соңгы вакытта сәламәтлек саклау системасында масштаблы үзгәрешләр күзәтелә. Безгә яңа технологияләр өлкәсендә белемнәр белән алмашу кирәк. Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе Россия Федерациясе флагманнарының берсе булып тора. Бу чараның нәкъ менә Татарстанда, кызыклы проектлар гамәлгә ашырылган җирдә узуы әһәмиятле”, - диде ул.
Хельмут Хан исә, бүгенге форумда катнашып, хезмәттәшлек турында килешү рәсмиләштерелүе үзләре өчен мөһим булуына басым ясады. “Килешү төзеп, без хезмәттәшлегебезне күпкә алга этәрербез дип ышанам”, - диде ул. Мактаулы кунак Татарстан Хөкүмәтенә һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына форумга күрсәтелгән җитди игътибар өчен рәхмәтен җиткерде.
Форум кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Р. Кох һәм И. Мечников форумы (Берлин), сәламәтлек төбәге – Фрайбург, Вальтер Шеель форумы (Бад Кроцинген) арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз