Рөстәм Миңнеханов: Казан вертолет заводы –Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы, предприятие продукциясен дөньяның йөздән артык илендә беләләр

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Казан вертолет заводы – Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы, предприятие продукциясен дөньяның йөздән артык илендә беләләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолет заводы» ААҖ (КВЗ) хезмәткәрләренең активы белән очрашуда хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятие ышанычлы һәм сыйфатлы продукция чыгара һәм аның перспективалары яхшы, шулай ук ул номенклатурасын да арттыра. «Безнең Ми-8/17не барысы да белә, - диде ул. – хәзер Ми-38 чыгаруга әзерләнә, «Ансат» серияле җитештерүдә.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елда предприятиенең табышы 54 млрд. сумнан артып китәчәк. Проектын эшләү дә, җитештерү дә бер үк урында урнашкан предприятиеләр аз хәзер, диде Рөстәм Миңнеханов, КВЗ, җитештерүне саклап калу белән бергә, киләчәк үсеш өчен җитди база да булдырды. Ул аеруча КВЗның кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтү мәсьәләсендәге эшчәнлеген билгеләп үтте.

Җитештерүне реконструкцияләү процессына килгәндә исә, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген республика җитәкчелеге завод хезмәтчәннәре белән бергә яңа маляр-бизәү цехын эшләтеп җибәргәнгә шатлана, моннан тыш, агрегат-җыю цехы төзелеп килә. Бөтендөнья хәлләренә һәм Россиягә карата икътисадый санкцияләр кертүгә бәйле рәвештә завод эшчеләренең сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «бүген хәл ителмәслек мәсьәләләр юк, һәм без бу ситуацияне хәл итә алабыз». Аның сүзләренчә, бүген Россия икътисадына каршы күрелә торган чаралар, үз чиратында, чит ил партнерларыбызның да табышларын киметүгә китерергә мөмкин. Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдына кайбер товарлар бәяләренә мониторинг турындагы мәсьәләне куйган. Бүген безнең өчен иң мөһиме – бәяләрне арттырмау һәм кибетләрдән товарлар юкка чыгуны булдырмый калу. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге хәлләрне сәүдә челтәрләре табыш алу өчен файдаланырга мөмкин, шуңа күрә дә бәяләргә мониторинг уздырылырга тиеш.

Бүген Татарстан, Россия регионнарының берсе буларак, ит, яшелчә, сөт белән үзен үзе тәэмин итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Авыл хуҗалыгының киләчәк үсешенә килгәндә исә, республика шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, гаилә фермаларын булдыруга йөз тота. Бу, беренче чиратта, халыкны эш белән тәэмин итәчәк, авыл кешеләренә акча эшләп алырга, авылны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шартлар тудырырга тиеш, диде аннары Рөстәм Миңнеханов, бу – шул исәптән бизнес үсеше өчен кредитлар белән тәэмин итү дә, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү мөмкинлеге дә.

Павлов урамындагы (Казанның Авиатөзелеш районы) юл өслеге турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу проблеманы якын киләчәктә хәл итәргә тырышачаклар. Тулаем, диде ул, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына бик күп юллар ремонтланган, быел да юлларны ремонтларга шактый суммалар каралган .

Өч яшьтән алып балаларны бакчалардагы урыннар белән тәэмин итүгә килгәндә исә, Татарстан Президенты сүзләренчә, 2014 елда республикада 56 яңа балалар бакчасы ачу каралган. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә 5 млрд. сум тоту планлаштырыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт программасы тәмамланганнан соң 30 һәм аннан да күбрәк еллар элек төзелгән балалар бакчаларына капиталь ремонт программасы башлап җибәреләчәк.

Безнең киләчәк һәм безнең икътисад безнең үзебезгә бәйле, диде Рөстәм Миңнеханов, ничек эшләсәк, шулай үсәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International