Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең “Татарстан: инновацион төбәк мәгарифе” пленар утырышы онлайн режимда интернет челтәре аша ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында трансляциянәчәк.
Искәртик, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе бүген, сәгать 12:00дә, Саба муниципаль районының Мәдәният йортында (Байлар Сабасы ш.т.п.) узачак. Чарада Россия Федерациясе һәм Татарстан закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, республика районнары башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, вузлар ректорлары, мәктәпләр һәм училищелар директорлары һәм башкалар катнаша.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.