Илдар Халиков:”Буа кебек районнар булганда, Татарстан Россия авыл хуҗалыгы лидерлары рәтендә кала”

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Буа районына эш сәфәре кысаларында район активы белән очрашты. Район Мәдәният йортында узган очрашуда ТР Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Рәшит Гафиятуллин һ.б. катнашты.

Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов чараны ачып, районның социаль-икътисади хәле турында сөйләде, аерым алганда, авыл хуҗалыгы, районда гамәлгә куела торган программалар буенча ирешелгән төп күрсәткечләр һ.б.

ТР Премьер-министры белдерүенчә, мондый очрашулар файдалы һәм нәтиҗәле, чөнки алар районда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны белү мөмкинлеге бирә. “Хәзер Татарстанда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов көче белән ирешелгән тотрыклылыкны саклау зарур”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.

Илдар Халиков Татарстандагы вәзгыять турында, элеккечә, нефть–газ комплексы икътисадның үсеш нигезе булып торуын билгеләп үтте. Соңгы елларда күп санлы эре нефть химиясе проектлары гамәлгә куела, аерым алганда, “ТАНЕКО” заводы төзелде. Киләсе елда “Аммоний” заводы һ.б. ачылачак. Шулай ук республикада инвестицион проектлар күп, “Алабуга” МИЗ үсеш ала. Чаллыда “Кама Кристалл Технолоджи” проекты гамәлгә куела. Моннан тыш, “Химград” технополисы, индустриаль технопарклар, бизнес-инкубаторлар эшли.

Буа районы ТРда күп юнәлешләр буенча лидер булып тора, дип билгеләп үтте И.Халиков. Бүген районда капиталь ремонттан соң мәктәп һәм реконструкциядән соң балалар бакчасы ачылды, дип искәртте ул. “Буа кебек районнар булганда, Татарстан Россия авыл хуҗалыгы лидерлары рәтендә кала. Шулай итеп, башка төбәкләргә караганда, ТРда сөт күп җитештерелә. Республика ит һәм бәрәңге җитештерү буенча Россиядә икенче урында тора. Бу уңышларга Татарстан игенчеләренең хезмәт сөючән булулары һәм безнең инвесторлар керткән яңа технологияләр нәтиҗәсендә ирешелә, – дип ассызыклады И.Халиков һәм, республикада агросәнәгать комплексына ярдәм итү программалары дәвам итәчәк, дип өстәде. - Бүгенге вәзгыятьтә безгә җиңелрәк, чөнки без үзебезне туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез”, - диде ул.

Соңгы елларда Татарстанда күп санлы социаль проектлар гамәлгә ашырыла: ФАПлар, күп функцияле үзәкләр, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексы төзелә, мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрелә. “ТР да 7,5 меңгә якын объект ремонтлана һәм реконструкцияләнә”, - дип билгеләп үтте Республика Премьер-министры.

Илдар Халиков проблемалы мәсьәләләр буларак, юл төзелешен искәртте һәм бу мәсьәләгә шулай ук зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте

Премьер-министр үз чыгышында, 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булачагын искәртте һәм анда Буа районында яшәүчеләрне актив катнашырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International