Илдар Халиков “Рубин” һәм “Локомотив” арасындагы футбол матчын уздыру нәтиҗәләре һәм “Казан Арена” стадионында булачак матчларга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Рубин” һәм “Локомотив” арасындагы футбол матчын уздыру нәтиҗәләре һәм “Казан Арена” стадионында булачак матчларга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча уздырыла, дип хәбәр итте Илдар Халиков. 2014 елның 17 августында “Казан Арена” стадионында узган “Рубин” һәм “Локомотив” арасындагы футбол матчы матур тамаша булды, диде Илдар Халиков, һәм ул аны оештыруда һәм уздыруда катнашкан барлык структураларга рәхмәт белдерде.

Шуның белән бергә ТР Премьер-министры, узган матч барышында җитешсезлекләр ачыкланды, киләчәктә мондый чаралар уздыру өчен аларны бетерергә кирәк, дип белдерде.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары- ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Ирек Миннәхмәтов, “Казан Арена” футбол стадионы директоры Радик Миннәхмәтов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International