Татарстан газ өчен түләү җыемы буенча РФ төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Газ өчен түләү җыемы буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә һәм “Газпром межрегионгаз” ҖЧҖ ширкәте белән исәп-хисаплар буенча, тотрыклы төстә, беренче урынны алып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Министр сүзләренчә, газ өчен түләү буенча проблемалар бар, ләкин алар кайбер урыннарда гына. Газ өчен тулысынча түләп бармаган ТКХ предприятиеләре арасында, Ирек Фәйзуллин Алабуга, Яшел Үзән, Әгерҗе, Нурлат районнары җылылык челтәрләре ширкәтләрен атап узды.

Министр ассызыклаганча, Татарстанда Ярославльдәге вәзгыять берничек тә кабатлана алмый. Түләү вакыты чыккан түләүләр буенча берникадәр өзеклекләр булса да, газдан аеру куркынычы юк, дип тынычландырды ул. Билгеле булганча, Ярославльдә август башында “Газпром” өч зур ТЭЦны газ белән тәэмин итүдән өзгән иде.

Газ өчен түләүдә бурычлар күләменә килгәндә, министр билгеләгәнчә, кызганычка каршы, бурычлар күләме үсә, тик хафаланырлык нәтиҗәләр юк. “Әлбәттә, без халык һәм, бигрәк тә, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре түләми торган муниципаль берәмлекләр белән эшлибез”, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International