Бүген Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь поселогында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылышы узды, анда 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты һәм китапханә урнашачак. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Бу районда ачылган өченче мәдәни үзәк. Мәйданы 400 кв. метрдан артык булган матур бинада музыкаль, җыр һәм бию сәнгатен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Кызыл Октябрь поселогы халкын яңа мәдәни үзәк ачылу белән котлап, Илдар Халиков Мәдәният йорты коллективына 100 мең сумга акча сертификаты тапшырды.
Алга таба Илдар Халиков район Мәдәният йортында Яңа Чишмә районы активы белән очрашты. Район башлыгы Вячеслав Козлов районның төп күрсәткечләре, урып-җыю эшләренең барышы, район территориясендә республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.