Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Апас районына эш сәфәре белән барды. Ул яңа балалар бакчасын ачуда, халык җыенында катнашты, шулай ук район активы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре Свияжск поселогында башланды, анда ул «Ләйсән» балалар бакчасын ачуда катнашты. Бу балалар бакчасы республика программасы буенча 80 урынлык итеп төзелгән, барлыгы 50 млн. сум акча тотылган.
Яңа балалар бакчасын ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә,бу матур һәм яңача җиһазландырылган мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләргә күп кенә шәһәр балалары да кызыгырлык. «Сез – безнең киләчәгебез, республика киләчәге, без сезнең өчен бик яхшы шартлар тудырырга тырышабыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов аларга.
Апаста Рөстәм Миңнеханов район үзәге халкы җыенында катнашты. Ул җыенда катнашучыларга республиканы социаль-икътисадый үстерү турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада социаль инфраструктураны үстерү буенча күп программалар гамәлгә ашырыла, балалар бакчалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл клублары төзелә, юллар салына.
Нәтиҗәдә Татарстанда яхшы демографик ситуациядә халыкның уртача гомер озынлыгы арта. Авылга бирелгән игътибар нәтиҗәсендә тормыш сыйфаты яхшыра, авыл җирендәге көнкүреш шартлары шәһәрнекенә якыная.
«Безнең төп бурыч – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, социаль программаларны гамәлгә ашыру алга киткән ныклы икътисадтан башка мөмкин түгел. Татарстан Президенты республикада гамәлгә ашырыла торган эре инвестицион проектлар - «ТАНЕКО», «Аммоний», «Алабуга» МИЗ заводлары турында сөйләде. Машина төзелешендә, Р.Миңнеханов сүзләренчә, «КАМАЗ»ның, Казан вертолетлар заводының, «Соллерс» компаниясенең перспективалары зур.
Республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгына да ярдәм итә, шул исәптән аның кече формаларын да – шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм башкалар.
«Безгә кече һәм урта бизнесны үстерү бик мөһим, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Эшмәкәрләргә шәһәрләрдә генә түгел, ә районнарда да шартлар тудырырга кирәк».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика үсешенең бөтен масштаблы проектларын гамәлгә ашыру өчен, барлык хакимият органнарының бердәм эш итүе, белгечләр командасының эффектив эшләве кирәк.
Апас муниципаль берәмлеге башлыгы Рәшид Заһидуллин җыелганнарны территория үсеше, районда гамәлгә ашырыла торган республика программалары турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында очрашуда катнашучыларга Татарстанның сооциаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. ТР Президенты сүзләренчә, Татарстан хәзерге вакытта Россиядә тулаем региональ продукт күләме буенча 5нче урында тора.
Апас районы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов аның төп потенциалы авыл хуҗалыгы икәнен искәртте. Хәзерге вакытта чит ил азык-төлеге импортын чикләү аркасында авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексына яңа этәргеч булды, һәм авыл халкы бу мөмкинлекне дөрес кулланырга тиеш.
Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан үсешен тизләтү һәм мәсьәләләрне чишү өчен активрак эш итәргә сүз бирде.