Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар конгрессы делегатлары белән очрашты

2014 елның 22 августы, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов I Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнашучылар белән очрашты. Очрашуда Казандагы конгресс делегатлары булган Россиядәге чит ил вәкиллекләренең хатын-кыз хезмәткәрләре катнашты.

Конгресс Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Президенты, Евразия икътисадый комиссиясе һәм Казан мэриясе ярдәмендә уздырыла. Чарада 16 илдән 400 кеше катнаша, бу хатын-кызлар төрле өлкәләрдә алдынгы урыннарда: депутатлар, компанияләр хуҗалары һәм топ-менеджерлары, шулай ук хакимият органнары, фондлар һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре.

Бүгенге очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов конгресста катнашучыларны республикага карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Сез әһәмиятле чарада катнашасыз», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунак ханымнарга.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәтенең ике йөз еллык тарихы бар. Бүген республикада иң күп санлы хатын-кызлар оешмасы – “Татарстан хатын-кызлары”.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда катнашучы хатын-кызларның чит ил дипломатик миссияләр вәкилләре булуын билгеләп, Татарстан Республикасының чит илләр белән хезмәттәшлекне үстерергә һәм чит ил партнерлар белән яңа заманча бизнес-проектларга әзер булуын ассызыклады.

«Һәр ил уникаль, ышанам ки, һәрберсе белән без багланышлар урнаштыра алабыз, сәүдә-икътисадый, мәдәни, мәгариф элемтәләрен киңәйтә алабыз», - дип әйтте Татарстан Президенты.

Ул кыскача республика икътисады, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендәге казанышлар турында хәбәр итте. Ханымнар, үз чиратларында, Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, Казанда күргәннәре белән сокланганнары турында әйттеләр һәм конгрессның уңышлы узганын билгеләделәр.

«Конгресста без хезмәттәшлекнең яңа формасын таптык, аны алга таба да үстерербез дип өметләнәбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу аралашу өчен яхшы мәйданчык».
Очрашу ахырында конгресс делегатларныа уңышлар теләде һәм тагын Казанга килүләренә өметен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International