Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эшлекле сәфәргә килде. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Бавлы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин.
Бүген Кызыл Яр авылында Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасы ачты, Фәнис Яруллин музеенда һәм полиция вәкаләтле участок хезмәткәре торагында булды. “Каенкай” яңа балалар бакчасы 50 кешелек һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү буенча республика программасы буенча ачылды.
Балалар бакчасын ачу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республикада яхшырып килүче демографик торыш яңа мәктәпкәчә учреждениеләр төзүне таләп итә. “Агымдагы елда гына республикада без тагын 56 балалар бакчасы төзиячәкбез, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Мәгариф – уңышлы киләчәк нигезе, шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге алга таба да балаларга шартлар тудырачак”.
Мәртәбәле кунаклар балалар бакчасын карадылар, анда тәрбияләнүче балалар белән сөйләштеләр.
Шула ук Рөстәм Миңнеханов Кызыл Ярда туган атаклы татар шагыйре Фәнис Яруллин музеенда булды. Биредә район башлыгы Альберт Хәбибуллин Рөстәм Миңнехановка Баулы үзәгендә шагыйрьгә һәйкәл кую планннары турында хәбәр итте. А.Хәбибуллин сүзләренчә, һәйкәлне ясауда “Татанефть” гендиректоры Наил Маганов ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Шуннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл Ярның полиция вәкаләтле участок хезмәткәре торагында булды, ул терәк пункт белән берләштерелгән.
Баулы мәдәният йортында Рөстәм Миңнеханов районның хуҗалыклар күргәзмәсе белән танышыты, фермерлар белән аралашты. Биредә Татарстан Президенты баулының атаклы ветераннарының берсе җиңел атлетика һәм чаңгы чабышлары буенча спорт мастеры Василий матвеев белән очрашты. Ветеран Рөстәм Миңнехановка үзенең актив спорт эшчәнлеге турында сөйләде, бүләкләрен күрсәтте, Татарстан Президенты, үз чиратында, Василий Матвеевка озын гомер һәм яңа спорт казанышлары теләде.
Аннан Рөстәм Миңнеханов Баулы районы активы белән очрашуда катаншты.